«Үтергеч үбешү»: Эте ялаганнан соң, 63 яшьлек ир-ат вафат булган
Йорт хайваннары асраучыларга бераз гына авырый башлауга ук табибка күренергә кирәк.
Германиядә эте ялаганнан соң, 63 яшьлек ир-ат куркыныч авыру иярткән һәм вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Бремен шәһәре табиблары тикшеренү уздырган һәм өйдә йорт хайваннары асраучы кешеләргә киңәшләр биргән. Кайчакта эт яки песиләр белән уйнау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Йорт хайваннары асраучыларга сак булырга, бераз гына авырый башлаган очракта да, табибка күренергә кирәк.
Эте ялаганнан соң, ир-ат грипп кебек авыру белән чирли башлый, аның температурасы күтәрелә. Аннары сулыш алуы кыенлаша. Өченче көндә ир-атның битенә бетчәләр чыга, аякларында мускуллары авырта башлый. Шушы хәлдә аны хастаханәгә китерәләр.
Табиблар ир-атның кан тамырларына зыян килүен, тукымаларга кан начар таралуын, тире астында кан сауган урыннар булуын ачыклый. Авыруның бавыры, бөерләре эшләми башлый. Аны интенсив терапия бүлегенә күчерәләр. Табиблар эшнең нидә икәнен аңлый алмый.
Өстәмә тикшерүләр ясагач, аның каны оемаганын ачыклыйлар. Антибиотиклар бирсәләр дә, ир-атның хәле начарлана. Йөрәге туктап ала. Бары тик дүрт көн узгач кына, бу кешенең ни сәбәпле авыруы ачыклана. Аңа Capnocytophaga canimorsus бактериясе йоккан. Бу бактерия кеше организмына ачык яра аша керә ала. Мәсәлән, сыдырылган, тешләнгән урыннар булса. Кешенең иммунитеты көчсез булса гына, бу бактерия куркыныч тудыра.
Бу ир-атны эте тешләмәгән, аның ачык ярасы да булмаган. Берничә атна элек аны эте ялаган. Нәкъ менә шуның аркасында ир-ат куркыныч бактерия йоктырган булуы ихтимал.
Диагноз куйганнан соң, авыруның хәле начарлана, анда пневмония, гангрена башлана, органнары эшләми башлый. Уналтынчы көндә бу ир-ат сепсис шогыннан вафат була.
Белгечләр мәгълүматы буенча, Capnocytophaga canimorsus бактериясен йоктырган кешеләрнең 25 проценты үлә. Башка очракларда организм инфекцияне үзе җиңә. Беренче билгеләре буенча кеше грипп белән авырыйм дип уйлый.
Германиядә вафат булган 63 яшьлек кешенең үлеме — сирәк була торган очракларның берсе. Бактерия ярадан түгел, ә эт ялаганнан йогуы аңлашылып бетми, диелә хәбәрдә.