Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тереләр арасында юк, үлеләр арасында да: кызы 26 ел элек югалган әнисен эзли

Светлана М. 60 яшен тутырыр алдыннан рәнҗеп чыгып киткән әнисен эзли. Шул китүеннән чирек гасыр инде аның язмышы билгесез.

news_top_970_100

Аянычлы югалту ачысы турында «Челнинские известия» сайтында Эльвира Мөхәмәтдинова язмасы.

Галина Шмелева (Ясикова)

Галина Шмелева (Ясикова) – авыр язмышка ия ханым. 19 яшендә ул әнисен югалта. Бертуган энесе белән икесе генә калалар, ләкин тиздән анысы үзе шикелле үк бик яшь кәләш алып кайта, балалары туа. Энесенең гаиләсен ашату-эчертү дә Галина җилкәсенә төшә. Тиздән әтисе дә өйләнә. Үги ана белән аралары җайланмый.

Галина Шмелеваның тормышы сынаулардан гына тора шикелле. 1 ел гына яшәүгә, беренче ире үлеп китә. Икенче кешегә кияүгә чыга, кызлары Светлана туа. Берничә елдан, бу икенче ире дә гүр иясе була. Галина башка кияүгә чыкмый.

1990 елларда СССР тарала башлагач, әнисе белән бергә яшәгән Таҗикстаннан Светлана күчеп китә. Үзе барып урнашкач, әнисен кайтып алырга вәгъдә бирә. Яр Чаллыга килеп төпләнә, кияүгә чыга, 2 балалары туа. Ул вакыттагы тормышын җайланган дип әйтеп булмый – гаиләләре белән тулай торакта яшиләр. Әнисе белән элемтәләре өзелми, аңа гел хат язып тора. Ләкин бервакыт язган хатларына җавап килми башлый. Светлана әнисен эзләтеп, сорау җибәрә. Әнисенең үз фатирын сатып, Рязань өлкәсе Михайлово авылында йорт сатып алуы һәм бик аз таныш бер хатын белән шунда күчеп китүе ачыклана. Ә 1996 елның декабрендә ул кызы янына Яр Чаллыга килә.

«Бергәләп Яңа елны каршы алдык, аннары бер атнага иремнең туган авылына киттек. Әниемнең авылда үз-үзен тотышы иремә никтер ошамады. Әни анда күршеләр белән танышты, аралашты, алар белән бергә ниндидер ризыклар пешерде. Ирем моңа тавыш куптарды. Әнием бик үпкәләде, ләкин тыштан сиздермәде. Аңа, гомумән, искиткеч тынычлык хас – үз гомеремдә аннан бер мәртәбә дә сүгенү-ачулану сүзе ишеткәнем булмады минем»,– дип сөйли кызы.

Чаллыга кайткач, Галина Шмелева кызына: «Әйдә, китәбез. Барыбер аның белән яшәмәячәксең бит», – ди. Светлананың күңеле төшә, җавабы да кискен яңгырый: «Әни, синең белән кая барыйк? Мич белән ягыла һәм бәдрәфе тышта булган авыл өенәмени?» – ди ул. Аны да аңларга була, чөнки ул вакытта балаларына нибары 3 һәм 4 яшь була аның.

Әнисе әйберләрен җыеп китеп бара, кызы аны, Рязань өлкәсенә китте, дип уйлый.

«Анда хат язам, ә җавап юк. Тревога күтәрдем. Почта бүлеге башлыгына, әниемне табып, минем хатларны тапшыруын сорап, өченче хатны юлладым, эченә буш конверт белән 100 сум акча тыктым. Әнинең пропискадан төшеп, Яр Чаллыга күченүе турында җавап килде. Шунда гына мин аның Яңа ел алдыннан кунакка түгел, бөтенләйгә килгән булганлыгын аңладым. Әни югалып берничә ай үтүгә, миңа хәбәргә әни белән бергә Михайлово авылында йорт сатып алган хатын чыкты. Ул әнинең Яңа ел бәйрәменнән соң кире кайтуын, ниндидер әйберләрне алып, билгесез юнәлештә китеп баруын әйтте. Сөйләшкәндә, таныш булмаган ул хатын шундый фраза әйтте: «Аның әйберләрен аласызмы? Матур савыт-сабалары, шул исәптән, бәллүр савытлары да монда калды», – диде. Бу сүзләрдә нәрсәдер дөрес түгел икәнлеген мин хәзер генә аңлыйм. Әгәр әни озакка китмәгән икән, аның әйберләрен нигә җыярга? Кайтыр, дип уйладым. Ләкин әни суга төшкән кебек юкка чыкты», – дип сөйли Светлана.

Ул әнисен инде озак еллар эзли. «Жди меня» тапшыруына да язган, социаль челтәрләрдә белдерү урнаштырган, РФ дәүләт хезмәте порталы аша да яшәү урыны яки, үлгән икән, күмелгән урыны буенча эзләгән. Ләкин Галина Шмелева турында бер мәгълүмат та тапмаган. Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә андый гражданка юк – тереләр арасында да, үлеләр арасында да.

Әнисен табу өчен, Светлана шәхси детектив яллаган. Анысы үз хезмәтләре өчен 36 мең сум сораган, ләкин бернинди яңа «җеп очы» да тапмаган. Ахырда, аңа авансны кайтарып бирергә туры килә.

«Шәхси детектив тапкан бердәнбер мәгълүмат – Омск шәһәрендә шундый ук персональ мәгълүматларга ия ханымның калдырган васыяте. Мин бу документны төзегән нотариус белән элемтәгә кердем. Сүз башка кеше турында бара булып чыкты», – дип сөйли билгесезлектә яшәүче ханым.

Документлары булмаган кешеләрнең ничек җирләнүен Светлана инде башыннан ахырына кадәр өйрәнгән.

«Бәлки, аның башына сугып, бөтен әйберләрен урлаганнардыр, ә моргка ул билгесез мәет булып эләккәндер», – дип уйлый хатын.

Шәхесе билгесез мәетләрнең тышкы кыяфәтләре җентекләп сурәтләп, компьютерга, мәгълүматлар базасына кертелә икән.

«Әгәр әнием үлеп, бомж кебек күмелгән булса, мин аны тапкан булыр идем. Чөнки аның аермалы билгеләре бик күп. Бер аягы филнеке шикелле – үзе үк сирәк очрый торган сыйфат, умрау сөягендә җәрәхәт эзе бар, аны бер генә күлмәк тә каплый алмый. Ул, гомумән, үз гомерендә 11 операция кичергән кеше, ә алар үз эзләрен салып калдырганнар. Ләкин күмелгән кешеләр арасында андый билгеләргә ия булганнар юк», – ди ханым.

Аны әзме-күпме тынычландыра торган бердәнбер нәрсә – әнисе исеменнән кемнеңдер әле һаман да пенсия алуы. Монысын ул рәсми булмаган каналлар аша белгән. Ләкин, васыятьнамә очрагындагы кебек, монысының да ялган эз булуы бик мөмкин.

Светлананың үз тормышы яхшы узган. Дөрес, беренче ире белән аерылышкан. Аның каравы, икенче ире бик яхшы кеше булып чыккан. Анысыннан тагын бер бәби алып кайткан. Хәзер инде 3 оныклары бар.

«Храмда булганда, һәрвакыт әниемнең исәнлеге өчен шәм куям. Әрвахы рухына куярга кулым бармый. Мине аңлаучы кеше аз, әлбәттә. Күпләр, ташла, эзләмә, исән булса, күптән табылыр иде, диләр. Ләкин минем дөресен беләсем килә, билгесезлектә яшәргә теләмим», – ди Светлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100