Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тереләй яндырулары турында төшемдә сөйләде»: янып үлгән хатын эше Казан судында карала

Инвалид хатын-кыз белән бергә яшәгән ир-ат 10 миллион сум үзләштергән һәм хатынның йортына ут төрткән. «KazanFirst» журналисты Әдилә Рәхмәтуллина суд залында коточкыч хәлләр һәм аяныч язмыш турында тыңлап кайтты.

news_top_970_100
«Тереләй яндырулары турында төшемдә сөйләде»: янып үлгән хатын эше Казан судында карала

60 яшьлек Илгиз Гайнуллинның кычкырган тавышы Татарстан Югары суды коридорыннан ишетелеп тора. 

 Паразитлар! Намуслы кешене ничек утыртырга була, нинди хәл бу?! Бу нинди җәмгыять?! Кайда телевидение?! Кайда матбугат?! Мине 2 ел ябылуда яткыралар, үзләре урлаганнарны миңа ягып калдырып, үз өстемә алуымны телиләр! Минем 3 миллион сум акчам бар иде, аларны полиция хезмәткәрләре урлады һәм бу беркайда да теркәлмәгән! Алар үзләрен пычрак тота: «Без сиңа үтерде дигән гаеп тагачакбыз – төрмәгә утырырсың», – диләр. Бу – әшәкелек! Мин президентка хат яздым, Бастрыкинга яздым! – дип кычкырды суд залындагы пыяла артында ир-ат, суд килгәнче, туктый алмыйча.

Ул үз бәласендә Заречье полиция бүлеген һәм кайбер прокурорларны гаепли. Судья Гайнуллинга берничә тапкыр кисәтү дә ясады. Соңрак судья шул чиккә җитте – Гайнуллинга соңгы кисәтү ясады: тагын бер кычкырсаң, судның йомгаклау өлешенә генә кертәчәкбез диде.

Гайнуллин кеше үтерүдә һәм аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Дусты Сергей Сальниковка да гаеп белдерелгән. Гайнуллинны, 68 яшьлек Лидия Самойлованың өенә ут төртүдә гаеплиләр. Бу хатын инвалид калган һәм гомеренең соңгы елларында аяклары йөрмәс була. Үлеп киткәнче дип бөтен милеге – тулай торактагы бүлмәсе, машинасы һәм йорты белән җир участогына кагылышлы мәсьәләрне үзе белән яшәгән Гайнуллин хәл итә алсын өчен, аңа генераль ышанычнамә имзалый. Ир-ат боларны сата һәм 10 миллион сум акча үзләштерә. Миллионнар кулына керүгә үк диярлек, Лидия янып үлә.

Тикшерүчеләр йортка ут төртелгән булуын ачыклаган. Өй янган вакытта 2 ишек тә бикле –  берсе таяк белән терәтеп куелган, икенчесе йозакка бикләнәгән була. Гаепләүчеләр фикеренчә, җинаятьне Гайнуллин оештырган, ә Сальников ут төрткән. Анысы барысын да таныган. Гайнуллин исә җинаять кылуын танымый һәм эшен присяжныйлар суды карауны таләп итә.

Бу тарих бик сәер һәм буталчык. Киров районындагы җирнең һәм Самойлова яшәгән йортның бер өлеше генә аның милке була. 2017 елда Лидия өйнең икенче ягына хуҗа булган Флера Мифтаховадан (ул бөтенләй башка урында яши) йортта Гайнуллин яшәсен өчен рөхсәт сорый. Ир торган өчен ул түләми, «акча юк» ди. Кайвакыт кына ут өчен түләгән, әмма тоткарлыклар белән һәм исенә төшергәч кенә. Ир Самойловага кирәк чакта хуҗалык буенча ярдәм итә башлаган, хастаханәгә йөрткән, акрынлап, алар якынайган: нәтиҗәдә, Гайнуллин Самойлова янына күченеп килә.

Ул пәйда булуга, барлык күршеләрне сокландырды: һәркем белән әдәпле сөйләште, хәлләрен, сәламәтлекләрен сорашты, әмма бу ихластан түгел иде. Мин таныш булмаган кешенең авыру хатын-кызны болай гына карамаячагын аңлый идем, – ди Лидиянең күршесе Анна Хәйруллина.

Әдәпле һәм ягымлы Гайнуллин баштарак Самойлованы тәрбияли, ләкин бераз вакыттан карамый башлый. Туганнары һәм күршеләре сүзләренчә, йорт чын чүплеккә әверелә, ир «әсирлектә» калган хатын-кызны саф һавага да алып чыкмый башлый.

Бервакыт мин аларга кердем һәм Лиданың идәндәге матраста шәп-шәрә утыруын күрдем, аның янында – Илгиз һәм ниндидер таныш булмаган ир-ат. Андагы хәлләр коточкыч иде – ул өйне җыештырып, юып бетерүгә караганда, шартлату җиңелрәк иде, –  ди Хәйруллина.

Күршеләре әйтүенчә, Самойлова үләр алдыннан еш елаган, нервланган. Ул һәрвакыт Илгизне чакырып яткан, ә ир аны еш кына бикләп калдырып чыгып китә торган була. Шул ук вакытта хатын үзе начар мөгамәләгә зарланмаган: гомеренең соңгы көннәрендә яраткан кешесе белән яшәргә теләвен әйткән. Аннары Гайнуллин Лидия янына киленен һәм оныгын кертми башлаган.

Ул: «Миңа яраткан кешем белән яшәргә комачауламасыннар», – дия иде. Шул ук вакытта ул юештә, ялангач, иске матраста утыра. Анда керерлек түгел иде: сидек агып тора, бернәрсә дә җыештырылмады. Коточкыч. Ә миңа шул вакытта: «Минем тормышыма кысылма», – дип әйтә иде», – дип сөйли Самойлова белән 30 ел дус булган Людмила Алексеева.

Самойлованың туганнан туганы Ольга Демидова янгынга кадәр өйдән 2 суыткыч, кер юу машинасы, телевизор, җылыткыч һәм башка техниканы алып чыгып китүләрен әйтте. Хатынның сәламәтлеге начарая барган саен, аның сөйләме бутала башлый, ул көн белән төнне аермас була. Кайвакыт Лидия туганнарына яки дустына төнлә шалтыратып, ярдәмгә килүләрен сорый. Күпмедер вакыттан соң Гайнуллин Самойловадан телефонын тартып ала һәм барлык шалтыратуларга үзе җавап бирә башлый, моны хатынның сөйләшә алырлык дәрәҗәдә булмавы белән аңлата.

Илгиз приюттан куркыныч токымлы эт ала, котырган хайван беркемне дә йортка кертми башлый.

Эш буенча зыян күрүче дип Самойлованың оныгы – яшь ккенә Ольга Малюкова танылды. Утырыштан соң ул күз яшьләрен тыя алмады. Ольга сөйләвенчә, Илгиз барлыкка килгәнче, әбисе белән мөнәсәбәтләре бик җылы, якын булган. Кыз Гайнуллинның Лидиянең туганнарына сүгенеп кычкырган видеосын күрсәтте - видеода ир аларны күрергә теләмәүләрен әйтә, өйгә кертми. Видеодан күренгәнчә, йорт эчендә пычрак чүпрәк-чапрак өемнәре, иске матрас, ул бөтенләй өйгә бөтенләй охшамаган.

«Безгә яный, куркыта иде. Гайнуллинның тәмамланмаган медицина белеме бар, шуңа күрә Лида аның үзен караваын теләде. Күптән түгел ул минем төшемә керде: «Мине кысланы кыздырган кебек пешерделәр», – диде, күз алдына китерәсезме? Бу вакыйгаларда миңа бары Сергей гына кызганыч. Аның акылы сау түгел. Ул барысын да таныды: Илгиз аңа бензин биреп, янап, ут төртергә мәҗбүр иткән, чөнки ул аңа акча тиеш булган. Лида яна башлаган йортта тончыга башлагач, Сергей аны алып та чыкмакчы булган, әмма ул авыр булгач, барып чыкмаган».

Эштә тагын бер зыян күрүче бар – Мәскәүнең «Аркада» компаниясе, ул һәлак булган хатын-кызның җир участогын сатып алган булган. Хәзер җиргә дә, Гайнуллин хисабындагы 8 миллион сум акчага да арест салынган. Югалган 2 миллион турында бернәрсә дә билгеле түгел. Килешү гамәлдән чыгарылмасын өчен, кыйммәтле Казан адвокатын «Аркада» фирмасы яллаган, дип шикләнә Лидиянең гаиләсе. Самойлованың оныгы Ольга хәзер судта үз мәнфәгатьләрен яклау өчен һәм гражданлык дәгъвасын белдерү өчен, адвокатка акча эзли.

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Автор: Аделя Рахматуллина, kazanfirst

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100