Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тереләй яндылар, скелет кына калган иде». Трассада авариядә биш кеше һәлак булган

news_top_970_100

Уралда трассада авариядән соң машинага ут капкан, һәм салондагы кешеләр тереләй янып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Екатеринбург – Түбән Тагил – Серов трассасының 44нче километрында 2 июльдә төнлә белән Hyundai Solaris һәм Mitsubishi Outlander бәрелешә. Hyundai Solaris автомобиленә ут каба. Аның йөртүчесе һәм салондагы пассажирлар һәлак була.

«Икесе тереләй янып үлде, алар машинада алгы утыргычта иде. Янган машинаны коткаручылар карый, арткы урында кешеләр юкмы икәнен тикшерәләр. Алгы утыргычтагылардан скелет кына калган. Сөякләренә кадәр янганнар. Шок кичерәбез», – дип яза шаһитлар социаль челтәрләрдә.

Шаһитлар сүзләренчә, юлда тагын бер кыз яткан. Алар кызны яна торган машинадан читкәрәк илткән.

Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ идарәсе белешмәсе буенча, Mitsubishi йөртүчесе һәм Hyundai эчендәге 3 кеше «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк үлгән. Hyundai машинасының тагын бер пассажиры «ашыгыч ярдәм» машинасында үлгән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100