Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Терелә алмам инде, әни»: Коронавируслы ир-ат үләр алдыннан сулыш ала алмый башлаган

Эпидемия булуга карамастан, бу ир-ат автобус йөртүче булып эшләвен дәвам итәргә мәҗбүр була.

news_top_970_100

Бөек Британиядә яшәүче Анна Ньяк Daily Mail сайтына үзенең улының коронавирустан үлүе турында сөйләгән. Бу турыда Радио Sputnik язды.

Эмека Ньяк исемле 36 яшьлек ир-ат автобус йөртүче булып эшли. Эпидемия булуга карамастан, ул үз вазифаларын башкара. Әнисе сүзләренчә, ир-ат куркынычсызлык кагыйдәләрен үти, мөмкин булганда өйдән чыкмаска тырыша.

Оешма җитәкчелеге автобус йөртүчене саклану чаралары белән тәэмин итми, автобуста дезинфекция уздырмый. Бераздан Ньяк авырый башлый. Ул үз-үзеңне изоляцияләү режимында 14 көн яши. 4 апрельдә хәле начарлана.

«Ул бик курыкты, сулыш ала алмый башлады. Хәле бик авыр иде. Ул ашыгыч ярдәм кайчан киләсен гел сорап торды. „Мин терелә алмам инде, әни“, — бу аның соңгы сүзләре булды», — дип сөйли Анна Ньяк.

Ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәч, берничә минуттан ир-ат вафат була.

Лондонда җәмәгать транспортында эшләүче тагын тугыз кеше вафат була. Мәрхүмнәрнең туганнары шәһәр мэрын гаепли. Хезмәткәрләрнең саклану чаралары белән тәэмин ителмәвен әйтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100