Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Терекөмешле макарон: Әлмәт шәһәрендә бер гаиләне агулап үтерергә җыенганнар

Әлмәт шәһәрендә бер гаиләне терекөмеш белән агуламакчы булганнар. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары җинаять эше ачкан. РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше, 30 нчы маддәнең 3 нче өлеше (үтерергә җыену) буенча җинаять эше тикшерелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

news_top_970_100
Терекөмешле макарон: Әлмәт шәһәрендә бер гаиләне агулап үтерергә җыенганнар

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның 3 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә, төшке аш вакытында, гаилә әгъзалары үз тәлинкәләрендә терекөмеш шарчыклары таба. Бу матдәне макарон әзерләнгән табада да күрәләр. Йортның 61 яшьлек хуҗасы, аның 55 яшьлек тормыш иптәше, туганының 2004 елгы улы, 29 яшьлек кызы һәм аның 8 һәм 1 яшьлек (2010, 2017 елгы) балалары бергә ашап утырган була. 

Йортта хуҗаның 78 яшьлек әнисе дә яши, ләкин ул аерым тукланган.

Хуҗа кешенең хәле китә башлый. Аның канында терекөмешнең зур күләмдә булуы ачыклана. Тикшерүчеләр фикеренчә, ризыкка терекөмешне өйдәге туганнарның берсе салуы ихтимал. 

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен, тикшерү эше үткәрелә. Химия экспертизасы билгеләү, йорт хуҗасының әнисенә карата психологик-психиатрия экспертизасы үткәрү мәсьәләсе тора. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100