news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тере понины чүплеккә чыгарып атканнар

Йоннары коелып беткән понины агачка бәйләп калдырганнар.

news_top
Тере понины чүплеккә чыгарып атканнар
Башкортстанда Стәрлетамакта яшәүче хатын чүплектәге агачка бәйләп куелган тере понины тапкан. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Хатын социаль челтәрдә ачыргаланып язган, хайванның фотоларын куйган. "Ничек инде тере хайванны бәйләп калдырырга була? Хуҗалар, килеп алыгыз понины. Болай ярамый бит", - дип язган ул.

Социаль челтәр кулланучылар пониның хуҗасы бар дип язалар. Чүплектән ерак түгел хуҗалыкта бу кешенең атлары һәм сыерлары бар икән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар