Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тере килеш кисеп, венасын эзләде». Әти-әни баласы үлемендә исерек анестезиологны гаепли

news_top_970_100
«Тере килеш кисеп, венасын эзләде». Әти-әни баласы үлемендә исерек анестезиологны гаепли
"Татар-информ" архивы

Новосибирск районы хастаханәсендә ай ярымлык малай үлгән. Чистоозерное авылында яшәүче яшь гаиләдә туган сәламәт бала 2 көн эчендә вафат була. Әти белән әни кеше табибларны гаепли. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Баланың атасы Денис сүзләренчә, сабый 17 ноябрьдә йөткерә башлый. Температурасы булмый, гомумән, хәле нормада була. Алар педиатр чакыра, табиб күрсәтмәләр бирә. Баланың хәле начарланса, хастаханәгә барырга куша.

«Икенче көнне подгузниктагы сидектә кан таплары бар иде. Чистоозерное район хастаханәсенә бардык, анализлар алдылар. Бүлек җитәкчесе сүзләренчә, анализлар яхшы иде. Башта ОРВИ, аннары ротовирус инфекциясе диделәр. Антибиотиклар һәм башка дарулар бирделәр. Антибиотикларны бала үзләштермәде, косты. Аннары укол кададылар.

Шимбә-якшәмбе көнне баланың хәле стабиль була, ул актив, ашый, әйләнә-тирәне күзәтә. Ял көнне дежур шәфкать туташы булды, дару бирде, укол кадады. Якшәмбе бүлек җитәкчесе дә килде. Аның сүзләренчә, сабыйга куркыныч янамады», – ди әти кеше.

Денис сүзләренчә, дүшәмбе баланың тизәге белән кан чыга, табиблар сәбәбен белми, «анализлар тәртиптә» ди.

«Көн дәвамында баланың хәле начарланды, кан артты. Кич белән баланы реанимациягә салдылар. Катетер куяр өчен анестезиолог чакырдылар. Хатыным аның адекват халәттә булмавын, исерек икәнен шунда ук аңлаган. Ләкин балага ярдәм кирәк булганга, ул моңа игътибар итми. Улыма булышсыннар гына. Кичке сигез тирәсендә аны реанимациягә алдылар. Үзен генә. Беркем берни әйтмәде. Хатыным берни белми утырган. Төнге икедә бүлек җитәкчесе килде, катетер куяр өчен баланың аягына кисем ясарга рөхсәт сорады. Хатыным баланы коткаруларын үтенде», – ди Денис.

Төнге өчтә табиблар баланың үлүен хәбәр итә. Әни кешегә баласы белән хушлашырга бирмәгәннәр. Баланың берничә сәгать эчендә үлү сәбәбен әйтмәгәннәр.

«Бүлек җитәкчесе хатыныма әйткәнчә, нарасыйлар өчен теләсә нинди инфекция куркыныч. Алар балада нинди инфекция икәнен ачыклый алмаган», – ди Денис.

Ул хастаханәгә иртән килгән, документларның копиясен таләп иткән. Аннары баш табибка барып, улын дәвалаучы анестезиологның исерек булуын әйткән.

«Мин анестезиологны алкогольгә тикшерүне таләп иттем. Аппарат 111 промилле күрсәтте. Табиб эчкәнен аңлау өчен шушы җитә, диделәр. Мин сидек һәм кан анализы алуны таләп иттем. Анализларны Новосибирскига җибәрделәр, нәтиҗә соңрак булачак. Сидек анализы аның эчүен раслады. Ул сидек тапшырганда, артыннан бәдрәфкә кердем, дөрес итеп ясавын тикшердем. Аннары үзе миңа эчкәнен әйтте. Аны эштән җибәрүләрен әйтте, телефонга төшерергә дә ризалашты. Ләкин видеода сменага исерек килеш килүен әйтүдән баш тартты. Эшкә махмырдан килүен әйтте. Тикшерүче аннары миңа кан анализы да канда алкоголь булуын раславын әйтте. Бу исбатланган», – ди Денис.

Денис күрсәткән видеода табиб-анестезиолог эшкә махмырдан килүен әйтә. Дару кертү өчен балага катетер куя алмауларын сөйли, бүлек җитәкчесе аның нинди халәттә булуын күрүен дә әйтә.

«Ул катетер куярга тиеш була, тик моны эшли алмый. Сабыйны газаплый, катетер өчен венаны таба алмый. Аннары ярдәмгә хирургны чакыралар. Улымның венасын табу өчен дүрт кисем ясыйлар. Тере килеш баланы кискәннәр. Ничектер куйганнар, аннары катетер төшкән. Дару сала алмаганнар. Анестезиолог сүзләренчә, санавиация белән сөйләшкәннәр. Алар да баланың венасын табып, катетер куярга әйткән», – ди әти кеше.

Гаилә Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән, җинаять эше ачылган, экспертизалар билгеләнгән. Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү башлаган. Алар гаиләнең кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100