news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тере чыршы өйдә озак торсын өчен нишләргә?

news_top
Тере чыршы өйдә озак торсын өчен нишләргә?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Яңа ел каршылаганда чын чыршы бизәргә гадәтләнгән кешеләр ел саен агачны озаграк саклау ысулларын эзли. Чын чыршыны озак саклау серләре турында биолог Габделхәй Сәмигуллин сөйләде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Чыршыны кайчан сатып алырга?

Яңа ел чыршысын бәйрәмгә 3-5 көн кала сатып алу – иң яхшысы. Бу вакыт эчендә агач кибәргә һәм коелырга өлгерми.

Әгәр иртәрәк, 7-10 көн кала сатып алгансыз икән, чыршыны бизәп куйганчы салкынча урында тотыгыз. Моның өчен балкон, гараж туры килә. Температура +4..+6 градустан да югары булмаска тиеш. Әгәр аннан да җылырак була икән, чыршы бик тиз кибә башлаячак. Агачны туфрак салынган савытка утыртып, яхшы итеп су сибеп торсагыз яки киселгән урынын дымлы чүпрәк белән урап куйсагыз, бу процессны акрынайтып була. Шулай ук чыршының ябалдашларына да су сиптереп торырга кирәк.

Чыршыны кая куярга?

Агач җылылык приборларыннан мөмкин кадәр ераграк торырга тиеш. Чыршыны радиаторлар булмаган стена ягына куярга, яки, һичьюгы, торбаларны фольга, пластик яки фанера белән каплап куярга кирәк.

Ничек урнаштырырга?

Чыршы комлы савытта озаграк саклана. Ком дымны яхшы сеңдерә. Шулай ук сулы чүлмәкләр, вазалар да туры килә. Бу конструкцияләрне тукыма яки башка бизәкләр белән яшерергә була.

Чыршыны куяр алдыннан, башта киселгән урыныннан 1-2 см өстәрәк яңа кисем ясарга кирәк. Чөнки агачны өйгә алып кайтканда аның киселгән урыны пычрана, җепселләре кибә, һәм агач суны җитәрлек күләмдә «эчә» алмый.

Чыршының кәүсәсен 10-20 сантиметрга батырып субстратка утыртырга кирәк. Комга кимендә көн аралаш су сибеп тору мөһим. Ул гел дымлы торырга тиеш. Коры һавалы бүлмәдә чыршы суны бик күп «эчә». Аз гына кибеп китсә дә, агачның ылыслары коела башлый.

Чыршы савытына нинди «витаминнар» өстәргә?

Чыршыны утырткан суда авырулар китереп чыгара торган организмнар үрчергә мөмкин. Бу агачның гомерен кыскартачак. Өйдә сасы исләр чыга башларга да мөмкин. Шуңа күрә суга аспирин, глицерин, шикәр, лимон кислотасы, аш тозы өстәргә кирәк.

Чыршы өчен «душ»

Чыршының ылысларына ике көнгә бер мәртәбә су бөркеп торырга кирәк. Бу аның гомерен озайтачак. Моның өчен бүлмә температурасындагы су кулланырга киңәш ителә. Аны пульверизатор ярдәмендә сиптерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар