news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тере чыршы өйдә озак торсын өчен нишләргә?

Урнаштырыр алдыннан чыршының киселгән урынын 3-5 сантиметрга кыскартып кисеп ташлагыз.

news_top
Тере чыршы өйдә озак торсын өчен нишләргә?
Солтан Исхаков

Яңа елга куелган тере чыршы өйдә озаграк торсын өчен берничә ысул турында «Челнинские известия» яза.

Чыршыны салкыннан алып кергәч, аны акрынлап җылытыгыз. Башта балконга куеп торырга була.

Чыршыны урнаштырыр алдыннан киселгән урынын 3-5 сантиметрга кыскартып кисеп ташлагыз. Аскы ботакларын һәм кәүсәдән бераз кайрысын алыгыз. Агач дымны яхшырак сеңдерсен.

Чыршыны өчаякка урнаштырып була.

Чыршыны гади суга куйсагыз, көн саен 1 аш кашыгы минераль ашлама салып торыгыз. Яки суга 3 аш кашыгы шикәр һәм берничә сәдәф аспирин өстәгез. Сыеклыкны 3-5 көн саен алмаштырып тору хәерле.

Агачны комга утыртып куярга була, аңа җиңелчә генә марганцовка эремәсе сибәләр, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар