Беренче карашка зыянсыз кебек тоелган кайбер гадәтләр буыннарга зыян салырга мөмкин. Бу хакта «Лента.ру»га интервьюда клиникалар челтәре баш табибы, терапевт Дмитрий Демидик сөйләгән.
Табиб билгеләп үткәнчә, хәрәкәт җитмәүдән буыннар зыян күрә.
«Әгәр кеше көненә 8–10 сәгатьне диванда яки кәнәфидә утырып уздыра икән, буыннар „кибә» башлый, сыгылмалылыгын югалта, аларда кан әйләнеше начарая», – дип кисәтә ул. Утырып эшләү аркасында, иң беренче чиратта, оча-бот, тез буыннары һәм умырткалык зыян күрә.
Тагын бер куркыныч гадәт – яшькә туры килми торган физик күнегүләр. Табиб аңлатканча, кеше 20 яшендә җиңел башкарган күнегүләр 40 яшьтән соң куркыныч булырга мөмкин. Яшь барган саен буыннарны сакларга, күнегүләрне сайларга кирәк.
Артык авырлык та буыннар авыртуга сәбәпче була ала. Симезлектән интегүчеләрдә тез, табан һәм оча-бот буыннарына төшкән басым берничә тапкыр арта, бу вакыт узу белән җитди авыртуларга китерә.
Моннан тыш, табиб баланслы тукланмауның зыянын да искәртте. Аксым, D витамины, кальций һәм магний җитмәү сөяк-буын системасының хәлен начарайта. Фастфуд кебек ризыклар организмдагы ялкынсыну процессларын көчәйтә генә.