Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теплицага һәм парникка кыяр орлыгын ничек дөрес итеп чәчәргә?

Теплица яки парникка кыяр орлыгы чәчү өчен май бәйрәмнәре уңай чор.

news_top_970_100
Теплицага һәм парникка кыяр орлыгын ничек дөрес итеп чәчәргә?
pixabay.com/ru

Май бәйрәмнәре теплица һәм парникка кыяр орлыгы чәчү өчен туры килә торган вакыт. «Челнинские известия» газетасы тәҗрибәле бакчачыларның киңәшләрен яза.

Теплицага яки парникка утыртыр алдыннан, орлыкларның сыйфатын тикшерергә кирәк. Моның өчен аларны тозлы суга сибәргә кирәк. Әгәр төпкә утырсалар — яхшы, өскә калып чыксалар — шытымнар зәгыйфь булачак яки бөтенләй тишелеп чыкмаячак. Шушы эксперименттан соң, орлыкларны ярты сәгать сыек марганцовка эремәсендә тоталар.

Орлыкларны эшкәрткәннән соң, аларны һичшиксез бүрттерергә һәм тишелеп чыкканын көтәргә кирәк. Орлыкларны марляга салырга һәм сай гына тәлинкәгә куеп, өстенә су салырга киңәш ителә. Биш көн эчендә алар тишелеп чыга, шуннан соң теплица яки парникка утыртырга була.

Төнге температура +12 һәм көндез +20 градус җылы була башлагач, теплицага утырту яхшы. Кыярлар яхшы ашланган туфрак ярата, гади туфракны черемә белән бутарга кирәк. Теләгән кеше кыр туфрагы яки торф өсти ала, ул вакытта инде үсентеләр бик тиз үсәчәк.

Утыртырга берничә сәгать кала, туфракка күп итеп кап-кайнар су сибәргә кирәк, бу андагы корткыч бөҗәкләрдән арынырга ярдәм итәчәк. Туфракны химик матдәләр белән эшкәртү хупланмый. Орлыкларны бер-берсеннән 40 см ераклыкта, ике см тирәнлектә утыртырга кирәк. Утыртыр алдыннан уемнарга җылы су сибәргә кирәк.

Һәр уемга ике орлык салу яхшырак. Беренчедән, бер орлык шытып чыгарга, ә икенчесе чыкмаска мөмкин. Икенчедән, әгәр икесе дә чыга икән, нык шытымны калдырырга була. Хәтта эссе һава торышы булганда да көннең беренче яртысында орлыкларны чәчәргә була. Су күп сибәргә кирәк, суны кич сибү яхшы.

Орлыкларны парникка чәчкәндә түтәл урыннарын гел алмаштырып торырга кирәк. Бу корткыч бөҗәкләр җыелмасын өчен эшләнә. Өстәмә җылылык өчен түтәлләрне катлап ясыйлар. Беренче кат — көздән ясалган компост, икенче кат — черемә, өченче кат — гади туфрак белән буталган кара туфрак. Кайвакытта компост һәм гади туфрак та җитәрлек була.

Орлыкларны теплицага чәчкән кебек чәчәләр. Дугалар һәм целлофан ярдәмендә түтәлләрне капларга кирәк. Көндез ачарга, ә төнгә ябарга кирәк. Каплауны тулысынча алып ташларга ашыгырга кирәкми, юкса майның салкын төннәрендә шытымнар туңарга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100