Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теплицаны яңа сезонга ничек әзерләргә һәм ничек яхшы уңыш алырга?

news_top_970_100
Теплицаны яңа сезонга ничек әзерләргә һәм ничек яхшы уңыш алырга?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Язның беренче көннәреннән үк бакчачылар, дача һәм йорт яны бакчалары хуҗалары яңа сезонга әзерләнә башлыйлар. Язын яшелчәләр утырту өчен теплицаларны һәм туфракны дөрес һәм вакытында әзерләү мөһим. Моны ничек һәм кайчан эшләсәң яхшырак була соң, нинди ашламалар кулланырга? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең («Россельхозцентр») Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде, дип яза Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Үсентеләр утырту өчен теплицаларны әзерләүгә беренче җылы көннәр башлангач керешергә мөмкин. Һава температурасы тотрыклы рәвештә +10 градустан артып киткәч.

Безнең төбәктә мондый һава торышы, гадәттә, март ахырында – апрель башында күзәтелә башлый. Һәр бакча үсемлегенең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә үсентеләрне утырту вакыты һава шартларына карап үзгәрергә мөмкин.

Иң элек теплицаны бик әйбәтләп җыештырырга кирәк. Былтыргы үсемлекләр калдыкларын алып ташларга, барлык өслекләрне дезинфекцияләргә киңәш ителә. Моның өчен бакыр купоросы эремәләрен яки махсус дезинфекцияләү чараларын кулланырга мөмкин. Дезинфекция авырулар һәм корткычлар таралуны булдырмый калырга ярдәм итә.

Алдагы адым – теплица конструкциясенең торышын бәяләү. Башкача әйткәндә, теплицага зыян килмәгәнме, пыяласы ватылмаганмы яки пленкада ярыклар юкмы, шулай ук ишек һәм тәрәзәләрнең герметиклыгы ныкмы икәнен тикшерергә.

Теплицадагы җирнең якынча 10-15 см калынлыкта өске катламын алып, аны яңа туфракка алыштырырга кирәк. 2:1:1 нисбәтендә бакча туфрагы, черемә һәм торф катнашмасын куллану яхшырак. Әзерләнгән грунтны яхшылап болгатырга һәм, тигезләп, теплицаның бөтен мәйданына таратырга кирәк.

Туфракта патоген инфекция таралуын булдырмас өчен, аны Trichodérma гөмбәчеге нигезендә ясалган фунгицид препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Мондый препаратлар фитопатогеннарның таралуын туктатуга турыдан-туры йогынты ясый, бу – субстрат өчен конкуренция, ферментлар, антибиотиклар һәм башка биологик актив матдәләр бүлеп чыгару юлы белән барлыкка килә. Шулай ук туфракта һәм үсемлек калдыкларында сакланып калган патоген зарарлаучыларны (микроорганизмнарны) зәгыйфьләндерәләр, туфракны савыктыруга ярдәм итәләр.

Кайчан һәм нинди үсентеләр утыртырга?

Теплицада күп төрле яшелчә культураларын: помидор, борыч, кыяр, баклажан һәм башкаларны утыртырга мөмкин. Мәсәлән, помидор һәм борычларны җылырак туфракка утырту яхшырак, ә кыярлар температура үзгәрешләренә чыдамрак була.

Белгечләр теплицага үсентеләр утыртуны, аларның яфраклары туры төшүче кояш нурларыннан зарар күрмәсен өчен, болытлы көннәрдә яки кичен, кояш кыздыруы сүрелгәч башкарырга киңәш итә. Яшелчә үсентеләрен утыртканда, культураның төренә карап, билгеле бер схеманы үтәргә кирәк. Мәсәлән, помидор үсентеләрен 15-20 см тирәнлектә һәм бер-берсеннән 40-60 см ераклыкта утырталар, ә кыяр үсентеләрен – 10-15 см тирәнлектә һәм бер-берсеннән 30-40 см ераклыкта.

Үсентеләрне утыртканнан соң, үсемлекләргә җылы су сибәләр. Моны бик сак эшләргә кирәк, югыйсә үсемлекләрнең тамыр системасына зыян китерергә мөмкин. Киләчәктә су даими сибелергә тиеш, әмма туфрак өстендә су җыелып торырлык булырга тиеш түгел.

Ашламалар һәм үсентеләрне өстәмә тукландыру

Ашламаларны һәр конкрет культураның аларга ихтыяҗын исәпкә алып кулланырга кирәк. Гадәттә, туфракка составында азот, фосфор һәм калий булган комплекслы минераль ашламалар кертәләр. Тирес йә компост кебек органик ашламалар да кулланырга мөмкин.

Үсентеләрне үсү процессында тукландыру иң яхшысы була. Бу – үсемлекләрне барлык кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә ярдәм итә, аларның стресс шартларына чыдамлыгын арттыра.

Теплицаларны һәм яшелчә утырту өчен грунтны дөрес әзерләү – мул уңыш алуга нигез салу ул. Яшелчәләрнең һәр төре аларны үстерү өчен билгеле бер шартлар таләп итә, шуңа күрә, яңа сезонда бакча эшләрен башлар алдыннан, теплицаларда үстерергә җыенган үсемлекләрегезнең барлык үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100