Помидор һәм борыч куакларын җыеп алганнан соң теплица бушап калган кебек була. Ләкин тәҗрибәле бакчачылар җылы теплицада иң куркыныч дошманнар – фитофтора споралары, кладоспориоза һәм мәкерле пәрәвез талпаны кышларга яратканын белә. Алар поликарбонат ярыкларында, агач казыкларда һәм туфракның өске катламында яшеренә. Теплицины киләсе сезонга әзерләү өчен киңәшләрне «Челнинские известия» газетасы яза.
«Теплицаны көздән яхшылап җыештырмыйча калдыру – язын авыруларны швед табынына чакыру белән бер. Шуңа күрә, плюс температура торганда тоталь дезинфекция кирәк», – дип киңәш итә Татарстан буенча Россельхозцентрның үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Самат Галимҗанов.
Теплицины ничек дөрес «юарга»?
1 адым. Тулысынча җыештыру. Бөтен калдыкларны тамырларны, коелган яфракларны, чүп үләннәрен, черек җимешләрне чыгарып ташларга кирәк. Аларны эчтә калдырмагыз һәм гадәти компостка да салмагыз. Иң яхшысы – яндыру яки бакчадан читтә җиргә күмү. Үсемлек калдыклары белән бергә шпагатларны, бауларны, казыкларны һәм пластик бәйләгечләрне дә алып бетерергә кирәк.
2 адым. Поликорбанатны яхшылап юу. Буш теплицада поликорбанатның эчен дә, тышын да юарга кирәк. Эчен һичшиксез кер сабыны яки яшел сабын белән юу мәҗбүри.
«Поликарбонат – нәфис материал, ул җиңел тырнала, шуннан тоныклана һәм кояш яктысын начаррак үткәрә башлый. Автомобиль юа торган йомшак губка яки микрофибра чүпрәк кулланыгыз. Стеналарын сабынлап 10-15 минутка калдырырга һәм соңыннан күп су белән әйбәтләп юып төшерергә кирәк», – дип аңлата белгеч.
3 адым. Туфракны сәламәтләндерү. Теплицадагы туфрак сезон дәвамында ярлылана һәм патогеннар туплый. Идеалда 3-4 ел саен туфракның өске катламы (якынча 5-10 см) тулысыча алырга һәм яңага алыштырырга кирәк. Ләкин мондый мөмкинлек булмаса, тирәнтен зарарсызландыру ясап була. Моның өчен түтәлләргә триходерма һәм печән таякчыгы (сенная палочка) нигезендәге биорепаратлар (мәсәлән, «Фитоспорином») эремәсе сибәргә кирәк. Бу файдалы гөмбәчекләр туфракны тутыра һәм авыруларның спораларын актив юк итә башлый. Ләкин мөһим нюанс бар: биопрепаратлар теплица эчендәге туфракта температура +10 градустан түбән булмаса гына эшли. Әгәр урамда бозлы кыраулар төшә икән, биология «йокыга тала» һәм бу эшнең файдасы булмый. Бу очракта иң яхшысы түтәлләргә бакыр купоросы эремәсе (бер чиләк суга 100 грамм) сибү.
4 адым. Төтәсләү. Әгәр җәен теплицада пәрәвез талпаны булган икән, юып чыгару гына җитми – бу корткыч каркасның иң микроскопик ярыкларына да кереп кала. Бу очракта күкерт шашкасы ярдәмгә килә – ул бөтен җиргә дә үтеп керә торган зәһәр төтен бүлеп чыгара.
Әмма күкерт шашкасы яндырганда иминлек техникасын үтәргә кирәк, кисәтә Самат Галимҗанов. Күкерт шашкаларын бары тик агач яки буялган (оцинкованный) каркаслы теплицаларда гына яндырырга ярый. Юкса, күкерт төтене мизгел эчендә бик көчле коррозия китереп чыгара, конструкция бик тиз тутыгып чыгачак.
Төтәсләр алдыннан бөтен форточкаларны, ишекләрне ябалар, ярыкларны скотч белән беркетәләр.
Фитильне яндырып җибәреп, теплица эченә ташлагыз: төтене бик агулы.
Теплицаны ябык килеш өч тәүлек тотыгыз, ә аннан соң җилләтегез.