Әле урамда салкын булганда ук бакчадагы теплицаны яңа сезонга әзерләргә була. Теплицадагы корткычлардан арынуның гади ысулы турында «АиФ» газетасы яза.
«Теплицага юлларны ачкач, сукмакларын себереп чистартып куйгач, түтәлләрендәге артык нәрсәләрне алып бетергәч, карбофос белән эшкәртергә кирәк. Бу чара чынлап та корткычлардан арынырга булыша», – дип сөйләгән 30 еллык стажы булган бакчачы Светлана Самойлова.
Ул теплицаның эченә – бөтен стеналарына, почмакларына, түшәмәләренә карбофос сиптерергә киңәш итә. Шуннан соң теплицаның ишеген ябып куярга һәм якынча бер атна көтәргә кирәк. Шулай ук дезинфекция өчен төтен шашкалары да нәтиҗәле.
«Барысы да гади: шашканы яндырып, ишекне ябып куярга кирәк. Шулай бер атна, ә иң яхшысы ике атна ябык килеш тотасы», – дип киңәш итә бакчачы.