Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теннисчы Мария Шәрапова карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итте

Мария Шәрапова зур спорттан китә. Карьерасын тәмамлау турында ул «Vanity Fair» басмасында үзе игълан иткән. Бу хакта ntv.ru сайты язган.

news_top_970_100
Теннисчы Мария Шәрапова карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итте
Видеодан скриншот: https://vk.com/rusmariasharapova

«Минем уңышның төп факторларының берсе — беркайчан да артка һәм алга карамавым. Тырышып эшләсәм, шаккаткыч биеклекләргә ирешә алачакмын дип ышандым. Әмма тенниста бернинди осталык та юк, күңел түрендә бетмәс-төкәнмәс шик-шөбһәләрне тынычландырырга тырышып, теннис корты таләпләренә колак салырга гына кирәк. Син берничә ял көне алдың икән, димәк, синең тәнең формасын югалтты. Пицца кисәге ашадыңмы? Аны иртәнге сессиядә «бетерергә» кирәк!» — дигән ул әңгәмәсендә.

Шәрапова сүзләренчә, соңгы вакытта ул тәненнән сигналлар ала башлаган, китәргә вакыт җиткәнен аңлаган: 2019 елның августыннан бирле иске җәрәхәтләре сиздереп йөргән.

«Моны кешедә үкенеч уяту өчен түгел, чынбарлыкны сурәтләү өчен белгертәм: гәүдәм миңа комачаулый башлады».

Шәрапова ассызыклаганча, карьерасы дәвамында тенниска килүенә бер минут та үкенмәгән ул.

«Мин үз тормышымны тенниска бирдем, ә теннис миңа яңа тормыш бирде. Мин аны һәрвакыт сагыначакмын».

Спортчы яңа үрләр яуларга вакыт җиткәнен дә әйтте.

Үз карьерасы өчен Шарапова ялгыз разрядта 36 WTA турнирын отты, тагын өчне — парлы разрядта, шулай ук ул ике тапкыр Франциянең ачык чемпионатында (2012, 2014) җиңде һәм берешәр тапкыр Австралиянең ачык чемпионатында (2008), Уимблдон (2004) һәм АКШның ачык чемпионатында (2006) җиңде. Моннан тыш, аның активында — 2012 елгы Олимпиада көмеше, аны ачу тантанасында ул Россия җыелма командасы байрагы иясе иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100