Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Температура кырыкка менде». Казан кафесында тавык ашагач, бер гаиләдә биш кеше агуланган

news_top_970_100
«Температура кырыкка менде». Казан кафесында тавык ашагач, бер гаиләдә биш кеше агуланган
https://tatarstan24.tv

Казандагы бер кафеда грекча әзерләнгән тавык ашаганнан соң, 5 кеше, шул исәптән бер бала агуланган. Җәмәгать туклануы ноктасы җитәкчелеге гаепләүне тулысынча кире кага. Әлеге хәбәр таралганнан соң, тагын 5 кешенең шушы кафеда агулануы билгеле булды. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Зыян күрүчеләрнең берсе сүзләренчә, табиблар аларның бишесе дә, әлеге урында тавык ашаганнан соң, мәет агуы (трупный яд) белән агуланган, дип шикләнә. 

Аның сүзләренчә, алар тавыкта бик әче һәм хуш исле тәмләткечләр булгач, башта ук шикләнә. Ләкин алар, грек кухнясы булганга шулайдыр, дип уйлый.

«Бөтенебез ашадык, кич белән барыбызның да температурасы 40 градуска җитте. «Ашыгыч ярдәм» чакырдык, безгә больничный бирделәр, «кискен эчәклек инфекциясе» дигән якынча диагноз куйдылар, башка табиб «мәет агуы белән агулану» дип нәтиҗә ясады», – ди Ландыш исемле хатын.

Оешма җитәкчесе телефоннан әйткәнчә, ул үз кухнясына ышана, һәр тавыкны диярлек үзе тикшерә, ә зыян күрүчеләр һәм аларның гаепләвендә шикләнә.

Хәзерге вакытта Ландыш – гаиләдә агуланган биш кешенең берсе – аякка баскан инде. Ул Роспотребнадзорга, Тикшерү комитетына һәм прокуратурага шикаять язган.

Берничә көн узгач, әлеге кафеда ашап, тагын берничә кешенең агулануы билгеле булды. Алдагы гаилә агулану турында билгеле булгач, яңа агуланучылар Ландыш белән элемтәгә чыккан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Алар да Ландыш гаиләсе агуланган көнне авырган. Җәмәгать туклануы урыны хәзер ябылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100