Температура +30 градустан югары булганда дистанцион эшләү хокукы турында искәрттеләр
Температура +30 градустан югары булганда, Россия халкы җитәкчелек белән килешеп, өйдән эшләүгә күчә ала. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
Депутат аңлатканча, Хезмәт кодексы буенча эш бирүче хезмәткәрләрне эш урынында уңайлы шартлар белән тәэмин итәргә, шул исәптән бүлмәләрне җилләтеп яки кондиционерлар эшләтеп температура режимын сакларга тиеш. Әгәр хезмәткәр эш вазифаларын өеннән башкарырга тели икән, ул җитәкчелектән мондый хокук сорый ала, дигән Нилов.
Читтән торып эшләү хокукы законда ныгытылган, бу вакытта хезмәткәр җитәкчесе белән элемтәдә булып, билгеле бер вакыт дәвамында дистанцион эшли. Әгәр бу пункт хезмәт килешүендә яки коллектив килешүендә каралган икән, проблема булмаска тиеш, чөнки Хезмәт кодексы моны рөхсәт итә, дип аңлаткан депутат.