news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телләрне саклау буенча медиапроектка грант алып була

news_top

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы медиапроектлар өчен грантлар конкурсына гариза кабул итә башлау турында игълан итте. Әлеге конкурс ел саен үткәрелә. Бу хакта министрлык хәбәр итә.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта Татарстан дәүләт телләрен һәм республика халыкларының башка телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен яктыртучы проектлар ярдәм алачак.

Гаризаны 2026 елның 8 июненнән 14 августында 18:00 сәгатькә кадәр тапшырып була.

Конкурс өч номинациядә уздырыла.

  • «Интернет челтәре өчен иң яхшы медиаресурс проекты»;
  • «Интернет челтәрендә туган телне яклау буенча иң яхшы интернет-акция проекты»;
  • «Социаль челтәрләрдә туган телне популярлаштыручы һәм/яки саклаучы иң яхшы проект».

Һәр номинациядә иң яхшы эш авторлары үз проектларын гамәлгә ашыруга яисә үстерүгә грантлар ала. Быел грантларның гомуми суммасы 450 мең сум тәшкил итә.

  • Гариза кәгазь формада түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Петербург урамы, 52, 4 кат, 412нче кабинет (ИТ-бергәлек үсеше секторы). Шулай ук документ сканнарын һәм проектны электрон почтага җибәрергә мөмкин: Shilina.Tatyana@tatar.ru. Белешмәләр өчен контактлар: 8 (843) 231-77-61, 8 (843) 231-77-52.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының рәсми сайтларында белергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар