Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң...
Өченче тапкыр йөккә узу Зифага җиңел булмады. Тәмам ябыгып, хәлсезләнеп бетте. Күз аслары кара янып, иреннәре ярылды, чәчләре коелды. Организм һәр бала тапкан саен туза диләр бит.
Теләкләрне дөрес итеп әйтү мөһим. Чөнки ул бер якка гына чынга ашмый. Һәр сүзеңне үлчәп, конкретлаштырып, тиешле өтеренә кадәр куеп теләргә кирәк.
Зифа ханым бу сүзләрнең асылына соң төшенде. Язмыш җилләре аның чәчен агарткан иде инде. Бер нәрсәне дә кире кайтарып һәм төзәтеп булмый. Ул яшь чагыннан бирле күп балалы әни булырга хыялланды. Гаилә – аның тормышының мәгънәсе. Балаларга карата булган мәхәббәтен аңлатып бетерерлек түгел иде. Урамда берәрсен күрсә, шунда ук ихластан елмаеп җибәрә, килеп кочакларга да мөмкин. Ирне дә балалар сөючәнне эзләде. Беренче күрешүләрдә үк бу хакта аларга әйтте: «Мин күп балалар үстерергә хыялланам. Синең андый теләгең юк икән, вакыт сузып йөрмик».
Тырышкан табар, диләр. Ринат исемле 27 яшьлек авыл егете аның шарты белән ризалашты. Өстәвенә, ул балалар өчен килеп торган акча да тормышны җиңеләйтәчәк, дип уйлады.
Ике айдан соң, туйлар үткәреп тормыйча гына, язылыштылар. Ринатның әтисе аларга яшәп торырлык өй бирде. «Тормыш итә-итә, ясарсыз әле түшәмнәрен», – диде. Өй бик үк матур булмаса да, мәйданы бик зур иде. Ак кирпечтән салынган, тәрәзә кырыйлары рам белән әйләндереп алынган.
Менә кызыл кирпечтән өй салсак, без бай кешеләр булып саналачакбыз инде – дип көлде Ринат.
Шулай яшьләр бергә тора башлады. Зифа авыл фельдшеры булып эшләде, ә Ринат әтисенә булышып йөрде. Әкренләп акча булгач, ремонт эшләре дә башланып китте. Кыскасы, барысы да гадәти һәм тиешенчә барды.
Зифа балага узгач, бик тә сөенде. Ниһаять, аның үзенең бәбие була! Шулай кичләрен тәрәзә янына басып, эченнән сыйпап: «И, Ходаем, балам бик чибәр булсын иде», –дип теләде.
Шулай булды да. Тугыз айдан соң, аларның шомырт кара күзле малайлары туды. Аңа Айтуган дип исем куштылар. Ул исемнең мәгънәсе «ай кебек матур» дигәнне аңлата икән. Елмайганда, баланың ике яклап битендә чокырчыклар пәйда була иде. Туганнары да моны күреп, «Бөтен кызлар Айтуганныкы булыр инде», – диде.
Беренче тапкыр бала тапканнан соң, Зифа озак аңына килде. Икенчесе артыннан малайга өч яшь булганда гына бардылар.
Икенче тапкыр йөкле булу инде җиңеләйде. Беренчесендә нәрсә икәнне белмәгәч, бар нәрсәдән куркып, идән дә юарга батырчылык итмичә, үз-үзен саклап кына йөргән иде. Ә хәзер Зифа өйне дә җыештыра, җир дә казый, иелә дә бөгелә. Әнисе «Эш эшләмәсәң, ятып кына торсаң, корсагың зур үсәчәк» дип кабатлап торды.
Икенче баласын күтәргәндә Зифа: «Бик сәләтле булсын иде», – дип Ходайга ялварды.
Әгәр балабыз театр артисткасы булса, син нәрсә дияр идең? – ди Зифа иренә.
Актрисаларның эшләре авыр шул. Түземлеге җитсә, каршы килмәячәкмен, – диде Ринат.
Зифаның икенче тапкыр бала табуы да җиңел узды. Ринат икенче баласы кыз булуына шатланып туя алмады. Эштәге егетләргә мактанып: «Минем хәзер улым да бар, кызым да!» – диде. Аңа көнләшеп караучылар булмады түгел, чөнки үзләрендә я өчешәр кыз, я дүртешәр малай.
Кызлары Әминә өч яшендә күләмле шигырьләр ятлап, зур залда хисле итеп сөйли иде инде. Аның укуыннан бар да таң калды. Кызның хәтере көнләшерлек иде. Зифа ханым кызын шәһәрләргә алып барып, төрле конкурсларда катнаштырды. Укытучылар да кызның талантына мөкиббән китте.
Зифа тәмам бәхетенә исерде. «Тагын бер бала табам да, үз дигәнемә ирешәм, – диде Зифа, – И, Ходаем, рәхмәт сиңа балаларым өчен. Өченчесен табарга да насыйп булсын. Чибәр дә, сәләтле дә үзләре. Бу юлы да шундый үзенчәлекле булсын иде, – дип теләде.
Әмма өченче тапкыр йөккә узу Зифага җиңел булмады. Тәмам ябыгып, хәлсезләнеп бетте. Күз аслары кара янып, иреннәре ярылды, чәчләре коелды.Организм һәр бала тапкан саен туза диләр бит.
Витамин җитми инде сиңа, Зифа, бигрәк ябыктың. Йөкле икәнеңне аңлап та булмый бит, – дип борчылды Ринат.
Борчылма, минем белән бар да яхшы, – дип юатты аны хатыны.
Тугыз ай узды. Зифаның бала тапкан төнендә ишеп-ишеп яңгыр яуды. Күкне кара болытлар биләп алган иде. Җиле дә әллә нинди, үзәккә үтеп керә торган.
Өченче балалары малай булды. Әмма табиблар баланың сәламәтлеге начар булуы хакында кисәтеп куйды. Зифа атна буе хастаханәдә ятты. Яңа туган улы өчен борчылудан башы чыкмады.
Рамил чынлап та үзенчәлекле бала булды. Баш миенең үсүе тоткарлану нәтиҗәсендә, бала гарип иде. Зифа бу хәбәрне яшен суккандай кабул итте.
Нәрсә дип юраган идең син балага? – дип сорады аңардан Ринат.
Үзенчәлекле булсын иде дидем...тик мин мондый мәгънәдә дип әйтмәдем! Мин балама бары тик яхшылык кына теләдем, – дип өзгәләнде Зифа.
– Тели белсәң – теләк, телми белмәсәң – имгәк. Үзең Ходайдан сорап алгансың, ә ул сине аңламаганга гаепле түгел.
– Тоз сипмәче ярага… – дип, авыр сулып сулады әни кеше.
Өченче бала туу белән, аларның өйдәге сулар һавалары авырайды. Күп балалы әни булу хыялы Зифаның чынга ашса да, тулы бәхеткә ирешә алмады. Әмма әти-әни кеше, бала нинди генә булса да, аны калдырырга тиеш түгел. Ходай ничек яраткан, шулай кабул итәргә кирәк.