Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тележурналист Николай Сванидзе вафат булган

news_top_970_100
Тележурналист Николай Сванидзе вафат булган

Тележурналист, Россиянең яңа тарихындагы телевидениесенә нигез салучыларның берсе булган Николай Сванидзе вафат булган. Аңа 69 яшь иде. Соңгы елларда ул ишемия белән авырган.

«Mash» язуынча, үлем сәбәбе – пневмония аркасында йөрәге тоту. Ул моңа кадәр дә тыны кысылуга, югары температурага зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән була. Аңа госпитализация тәкъдим итәләр, әмма Сванидзе баш тарта. Кичә 22.30 сәгатьтә, хәле авырайгач, аңа «ашыгыч ярдәм» чакырталар, әмма аңа ярдәм итә алмыйлар, ул табиблар кулында үлә.

2023 елда Сванидзе, үпкәсе шешеп, авыр хәлдә хастаханәгә керә. Аның хәле бик авыр була, пневмония йөрәгенә, бөерләренә дә зыян салган.

Николай Сванидзе 1955 елда Мәскәүдә туган. Телевидениедә 1991 елда тапшырулар алып бара башлый. Сванидзе –күпсанлы тарихи һәм публицистик тапшырулар авторы. Аның «Подробности», «Контрасты», «Суд времени», «Исторические хроники с Николаем Сванидзе», «Клуб сенаторов», «Исторический процесс», «Зеркало» тапшырулары зур популярлык казанды.

Әтисе – Карл Николаевич Сванидзе (1921-2011) – КПСС Үзәк комитетының сәяси әдәбият нәшрияты җитәкчелегендә, әнисе Ада Анатольевна (1929-2016) – тарих фәннәре кандидаты. Сванидзе үзе дә тарихчы, Мәскәү дәүләт университетында тарих укыткан. 1997-1998 елларда ВГТРК рәисе булып та эшләп алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100