Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевизорда оятсыз каналга подписка алган өчен, бер бабайны хатыны атып үтергән

Телевизорда оятсыз каналга подписка алган өчен, бер бабайны хатыны атып үтергән

news_top_970_100
Телевизорда оятсыз каналга подписка алган өчен, бер бабайны хатыны атып үтергән
Американың Арканзас штатында шәфкать туташы һәм якшәмбе мәктәбендә укытучы булып эшләүче Патриция Хилл (Patricia Hill) исемле хатын, телевизорда оятсыз каналга түләүле подписка ясаган өчен, ирен мылтыктан атып үтергән. Бу турыда NBC порталына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

65 яшьлек Фрэнк Хилл (Frank Hill) исемле ир-атны хатыны былтыр июль аенда атып үтерә. 69 яшьлек хатынны ирен үтергән өчен 16 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Патриция һәм Фрэнк 17 ел бергә яшиләр. Шушы елларда ир хатыныннан яшереп кенә эротик фотолар, видеолар карый. Хатыны исә аларны гел табып тора һәм тапкач, чыгарып ташлый. Фрэнк оятсыз видеоларны сарайга качып карый, бу урынын "ир-атлар мәгарәсе" дип атый.

Патрициянең адвокаты сүзләренчә, әби сарайда "шайтан бар", дип саный. Иренең оятсыз материаллар белән кызыксынуын "шәхси кимсетү һәм Аллаһны кимсетү", дип бәяли.

2018 елның маенда иренең галәмәтләреннән тәмам туйган хатын аерылышырга җыена. Ләкин ире гафу үтенеп, алар тагын бергә кала. Ике айдан телевизор өчен түләү килгәч, әбинең бик нык ачуы чыга. Бабайның тагын оятсыз каналга түләүле подписка ясаганы хисап кәгазендә ачыклана.

Адвокат фикеренчә, әби ирен үтерергә җыенмаган, ул үзенең пистолет алуын да хәтерләми. Башта ул иренең аягына ата, шуннан соң тагын бер тапкыр кисәтү ясамакчы була, тик пуля бабайның башына эләгә.

Шуннан соң әби полиция чакыра һәм үзе үк фаҗига турында сөйләп бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100