Телевизорда 20 каналны бушлай карау өчен нишләргә кирәк?
Татарстанда санлы (цифровой) телевидение 20 телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә.
Татарстанда санлы эфир телевизион тапшырулар челтәре төзелеше тәмамланды. Ул 20 төп федераль телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
2019 елның гыйнвар аенда ул аналог телевидениене тулысынча алыштыра алачак. Санлы ТВ – бу югары сыйфатлы сигнал. Аны заманча телевизорларга да, шулай ук махсус санлы приставка файдаланып, иске модельләргә дә тоташтырырга була.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

- Әгәр телевизор экраннарыгызда "Беренче канал", "Россия 1", НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә "А" хәрефен күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидение карыйсыз.
- Санлы эфир телевизион тапшыруларга күчү тәртибе турында тулырак мәгълүматны 8-800-220-20-02 телефоны буенча яки ртрс.рф сайтында ачыкларга мөмкин.