Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевизор карап яткан нәни баланың аягы батареягә кысылган

Әнисе белән әбисе баланың аягын батареядан чыгара алмаган.

news_top_970_100
Телевизор карап яткан нәни баланың аягы батареягә кысылган
22 августта кичке якта Уфада яшәүче хатын коткаручыларга шалтыраткан. Аның алты яшьлек улының аягы җылыту батареясына кысылып калган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Әнисе белән әбисе баланың аягын батареядан чыгарырга тырышып караган. Тик алар моны булдыра алмаган.

"Коткаручылар урынга бик тиз килеп җиткән. Эзләү-коткару хезмәткәрләре бер минут эчендә баланың аягын "тоткынлыктан" азат иткән. Туганнары сөйләгәнчә, бала идәндә мендәр өстендә ятып телевизор караган. Малай аякларын батареяга күтәреп куйган булган. Билгеле бер мизгелдә, баланың аягы шуып китеп, радиатор секцияләренә кысылып калган булуы ихтимал", - дип сөйләгәннәр агентлыкка шәһәрнең Гражданнарны саклау хезмәтендә.

Коткаручы-табиб баланы караган. Бәхеткә, малайның бер урыны да имгәнмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100