news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телевидение журналисты Энҗе Шәйхетдиновага мактаулы исем бирелде

Бүгенге көндә ул Бөтендөнья татар конгрессында хезмәт куя.

news_top
Телевидение журналисты Энҗе Шәйхетдиновага мактаулы исем бирелде
https://www.instagram.com/tatarcongress/

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенең баш референты, «Дөнья» студиясе алып баручысы һәм режиссеры Энҗе Шәйхетдиновага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгән. Бу турыда конгрессның сәхифәсендә хәбәр ителә.

Энҗе Шәйхетдинова ике дистә елга якын тормышын тележурналистикага багышлаган шәхес. Ул төрле елларда «Яңа Гасыр» каналында эфирга чыккан «Ике аккош», «Мәдәният дөньясында», «Кара-каршы» тапшырулары алып баручысы, «Хәбәрләр» редакциясендә продюсер булып хезмәт итә.

Бүгенге көндә ул Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясендә Җир шарының төрле почмакларыннан килгән милләттәшләребез белән кызыклы әңгәмәләр эшләп тамашачыларыбызны сөендереп тора.

Журналистның дуслары һәм хезмәттәшләре аны мактаулы исем алуы белән котлаган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар