Телевидение йолдызы Венера Иванова кияүгә чыга
"Шәһри Казан" газетасы хәбәр итүенчә, ТНВ телеканалындагы “Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручы Венера Иванова турында имеш-мимешләр йөри бу көннәрдә.
Аны кияүгә чыга, диләр. Әлеге хәбәргә ачыклык кертергә теләп, Венераның үзенә шалтыратырга булдык, дип яза газета.
- Венера, хәерле көн! Ничек хәлләрегез?
- Хәлләрем әйбәт, рәхмәт. Сәүдә үзәгендә йөрүем.
- Әллә туй алды мәшәкатьләре белән? Ялгышмасам, шушы көннәрдә туегыз икән.
- Юк, Мәскәүдән иптәш кызым Әдилә кайтты, аның белән йөрибез. Әле генә татар ашларын тәмләп, кафеда чәйләп чыктык. Ә туй турында әлегә бернәрсә дә сөйләми торам. Берникадәр вакыт үткәннән соң, күрешеп сөйләшербез.
- Туйдан соңмы?
- Әйе.