Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевидение йолдызы Роза Әдиятуллина авыл егетенә кияүгә чыккан һәм шуңа сөенә

"Синең ясалма керфекләрең дә, шеллаклы тырнакларың да беркемгә кирәкми монда", ди ул. Резин итек һәм перчатка кигән, кыеклатып яулык бәйләгән Роза печәнгә сөялеп ял итә.

news_top_970_100
Телевидение йолдызы Роза Әдиятуллина авыл егетенә кияүгә чыккан һәм шуңа сөенә
Яңа гасыр телеканалында "Татарлар" тапшыруы алып баручысы Роза Әдиятуллинаның ире авыл егете икән. Бу көннәрдә Роза бәрәңге алышып йөргән. 

"Әле ярый авыл егетенә кияүгә чыктым. Бәрәңге чүпләү "рәхәтен" тагын кайдан белер идем. Дөресен генә әйткәндә, бәрәңге кырында чыннан да рәхәт. Синең ясалма керфекләрең дә, шеллаклы тырнакларың да беркемгә кирәкми монда. Бәрәңгене "этим не удивишь". Зато тиз чүпләү белән гаҗәпкә калдырып була. Ике сәгатьтә 22 буразна - Аллага шөкер, хәзер инде күңел тыныч. Бәхәстә дә җиңдем! Ирем, ник бу фотога төшәсең, барыбер инстага куймыйсың бит, - диде. Куям дип бәхәсләштем. Җиңдем! Хәзер менә тыныч кунел белән бүләк көтеп утырам. Кыскасы, бәрәңге алу рәхәт ул", - дип язган Роза инстаграмдагы битендә.

Сүзен җөпләп, текст астына #татарлар#колхозницаРауза #бәрәңге дип хештеглар да тезеп калдырган.

Инстачылар да Розаны мактый. "Матур кеше кайда да матур", дип комплимент та әйткәннәр.

Әле ярый авыл егетенә кияүгә чыктым, Бәрәңге чүпләү "рәхәтен" тагын кайдан белер идем. Дөресен генә әйткәндә, бәрәңге кырында чыннан да рәхәт. Синең ясалма керфекләрең дә шеллаклы тырнакларың да беркемгә кирәкми монда. Бәрәңгене "этим не удивишь". Зато тиз чүпләү белән гаҗәпкә калдырып була. Ике сәгатьтә 22 буразна - Аллага шөкер, хәзер инде күңел тыныч.  Бәхәстә дә җиңдем!) Ирем, ник бу фотога төшәсең, барыбер инстага куймыйсың бит, -диде. Куям дип бәхәсләштем. Җиңдем!) Хәзер менә тыныч кунел белән бүләк көтеп утырам. Кыскасы, бәрәңге алу рәхәт ул #татарлар #колхозницаРауза #бәрәңге

Публикация от Роза Адиятуллина (@rozaadiyatullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100