news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телевидение йолдызы өендә силикон инъекциясеннән соң үлгән

news_top

АКШта сериаллардагы рольләре белән танылган 58 яшьлек актриса Синдиана Сантанджело силикон инъекциясеннән соң үлгән. Бу хакта The Mirror хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.

Косметолог Либби Адаменың медицина практикасы белән шөгыльләнү өчен лицензиясе булмаган. Бер көнне ул актриса өенә силикон инъекциясе ясау өчен килгән. Әмма уколдан соң берникадәр вакыт узгач, телевидение алып баручысы эмболиядән (кан тамыры томалану. – иск.ред.) үлгән, чөнки процедура дөрес ясалмаган.

Синдиана Сантанджелоның ире косметологны судка биргән. Ачыкланганча, Адаме 2019 елда 26 яшьлек Кариссе Раджаулга карата силикон инъекцияләре ясаган өчен тикшерү эше ачылган булган, бу кыз да инъекциядән соң үлгән. Ул вакытта тикшерү Адаме кадаган матдәдә куркыныч химик кушылмалар булуын ачыклаган.

Сантанджело үлеме факты буенча суд тикшерүе әле бара. Адамега 20 елга кадәр төрмә яный ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар