news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телевидение алып баручысы туры эфир вакытында чебен йотып җибәргән – видео

news_top
Телевидение алып баручысы туры эфир вакытында чебен йотып җибәргән – видео
"Татар-информ" архивы

Канада телевидениесендә бер чебен туры эфирны өзә язган. Яңалыклар тапшыруын алып баручы хатын-кыз авызына чебен очып кергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы яза.

Фара Нассер Пакистанда су басу турында сөйли, «гадәттән тыш хәл» сүзләрен әйткәндә, аның авызына чебен керә. Ул чебенне йотып җибәрә дә, берни булмагандай, тапшыруны дәвам итә.

Телестудиягә чебен очып керү – шактый еш очрый торган очрак, биредә иң мөһиме – үз-үзеңне тотып кала белергә кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Мәсәлән, бер тапшыру вакытында, чебен алып баручының битенә утыра. Ул берничә минут кадрда хәрәкәтсез утырып тора. Ләкин алып баручы тапшыруны барыбер өзми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар