Журналист һәм телевидение алып баручысы Андрей Караулов җинаять эше фигуранты буларак эзләүгә бирелгән. Караулов турында мәгълүматлар язылган карточка Россия Эчке эшләр министрлыгының эзләү базасында урнаштырылган. Бу хакта «Интерфакс» яза.
3 ноябрьдә журналист «Яла ягу» маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше буенча өендә тентү уздырылуы турында хәбәр иткән иде. Әмма, тентүдән соң, Караулов җинаять эшендә шаһит булуын әйтте.
Журналист сүзләренчә, тентү вакытында ул Дубайда булган, дәваланырга барган.
Андрей Караулов – совет һәм Россия журналисты, телевидение алып баручысы, блогер. «Момент истины» (1992 – 2016) һәм «Русский век (1998 – 2006) кебек популяр публицистик программалар авторы һәм алып баручысы. «ТЭФИ» телевизион премиясе лауреаты (1995).