Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевидение алып баручысы Фәридә Төхвәтуллина дүртенче тапкыр әни булды

Бәхетле гаиләнең тагын бер уллары туган.

news_top_970_100
Телевидение алып баручысы Фәридә Төхвәтуллина дүртенче тапкыр әни булды
Салават Камалетдинов

«Яңа гасыр» каналында «Синнән миңа сәлам» тапшыруын алып баручы Фәридә Төхвәтуллина дүртенче тапкыр әни булды. Аларның гаиләсендә тагын бер малай дөньяга килгән. Фәридә Төхвәтуллина шатлыгы белән инстаграмда уртаклаша.

«Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы, бүләге! Тугыз ай буе карыныңда һәр талпынышын тоемлап көтү, борчылу, дулкынлану. Аллаһы Тәгалә балаларыбызның һәрберсенә бәхет ачкычлары насыйп итсен. Дүрт саны төгәл, акыл-зиһене камил булып, әтисе белән тигезлектә үстереп, игелекләрен дә пар канатта күрергә язсын!» — дип яза ул.

Бәхетле әти-әнигә инстадуслары котлау сүзләре яза. «Төкле аягың белән, сабый», «Исән-имин үстерегез, сау-сәламәт булсын», «И, югалткан идем үзегезне. Бик әйбәт булган», «Үзегезгә игелекле бала булсын, тигез канатлар астында үссен», — диләр.

Фәридә Төхвәтуллина ире Илшат белән ике кыз һәм бер малай үстерәләр иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100