Телевидение алып баручысы Батыр Харисов өйләнде!
Батыр үзе соцчелтәрләрдәге аккаунтларында бу яңалык белән бүлешмәсә дә, аның серен Дилә Нигъмәтуллина "тиште".
"Татарстан" телеканалында һәм радиосында татарча яңалыкларны алып баручы Батыр Харисов башлы-күзле булды. Бу хакта яңалыкны үз инстаграмында җырчы Дилә Нигъмәтуллина урнаштырган. Дилә яшьләрнең туенда җырлаган булса кирәк.
"Бүген Батырыбызны өйләндердек! Бәхетле булсыннар яшьләребез! Кем таныды егетне?" - дип язган Дилә инстаграмда.
Телевидениедә эшләвеннән тыш, Батыр татар рэперы һәм "Шаяннар һәм тапкырлар" клубы активисты буларак та билгеле. Тумышы белән Сарман районыннан.