news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телевидение алып баручысы Альбина Асылгәрәева коронавирус белән авыруын әйткән

Ул түләүле тест тапшырмасам, кешеләргә чирне йоктырып йөрер идем дип яза.

news_top
Телевидение алып баручысы Альбина Асылгәрәева коронавирус белән авыруын әйткән

«Мин ковидка тест тапшырдым, — дип яза телевидение алып баручысы Альбина Асылгәрәева. — Ул уңай булып чыкты. Тест бирдем, чөнки авырып киттем: температура, ангина, томау, таплар чыкты, мин исләрне һәм тәмнәрне бөтенләй тоймый башладым.

Тестны түләп ясаттым. Минем поликлиникадагы табиблар, өйгә чакыргач, тест эшләүдән баш тартты, әмма ике атнага больничный бирде һәм ОРВИдан дару язды.

Анализ Роспотребка барып җиткәч, аннан кәгазь җибәрделәр: «Өегездә утырыгыз. Карантин!» Иң кызыгы: мин үз теләгем белән тест тапшырмасам, коронавирус бар икәнен белмәс тә идем. Эш буенча, дусларга йөрер идем, әбигә барыр идем.

Менә шундый хәлләр. Үзегезне саклагыз, бу чир әле янәшә.

Өйдә утырам. Туйдырды. Ис тоюым кайта башлады. Икенче тест тапшырдым. Ул тискәре булыр дип өметләнәм», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар