Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телетапшырулар алып баручы Венера Аитова гаиләсендә зур югалту

news_top_970_100
Телетапшырулар алып баручы Венера Аитова гаиләсендә зур югалту
Фото: Венера Аитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган алып баручы Венера Аитова гаиләсе кайгы кичерә – аның Нурия әбисе вафат булган. Бу хакта журналист социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә һәм әбисе турындагы истәлекләр белән уртаклаша.

«Төгәл 1 атна элек… «Миннән дә бәхетле беркем юк», – дип әйткән иде.

96 яшендә дә әби үзен иң бәхетле кеше дип яшәде. Һәрнәрсәне тик яхшыга юрый иде нурлы Нурия әбием. Бик сагынырбыз инде сине, әби. Урының да оҗмах түрләрендә булсын», – дип яза оныгы.

Венера Аитова шулай ук әбисен соңгы юлга озатучыларга һәм кайгы уртаклашучыларга зур рәхмәт белдерә.

«Нигезебездән иң якыннарыбыз белән озаттык Нурия әбиебезне. Бүген шулкадәр күп сүзсез генә кочаклаулар, көтелмәгән ихлас ярдәмчеллек, шулкадәрле күп җылы караш һәм яктылык тоеп кайттык. «Кайгы уртаклашу» дигән сүзнең асылын чынлап аңладык кебек бүген. Туганнар, дуслар, авылдашларга зур рәхмәт белдерәсем килә. Гомумән, дусларым, кайгыбызны уртаклашырга килгән, шалтыраткан, Нурия әбиебезне искә алып язган (белгәннәр дә, таныш та булмаучылар, социаль челтрә аша гына күзәтүче) якты җаннарга һәрберегезгә зур рәхмәт», – дип яза ул.

Фото: © Венера Аитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100