news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телеңне йотарлык бәрәңге пешерү рецепты

news_top
Телеңне йотарлык бәрәңге пешерү рецепты
Фото: Илзирә Газизуллина

Илзирә Газизуллинадан телеңне йотарлык бәрәңге пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

Уртача зурлыктагы бәрәңгеләрне озынчага дүрт өлешкә бүлеп, кайнап чыккан суга салып, 5-10 минут суда пешереп алырга, тәменчә тоз салырга.

Бәрәңгене сөзәргә, тәмләткечләр һәм бераз атланмай белән болгатып, табага тезәргә һәм духовкада 30 минут уртача утта кыздырып алырга кирәк.

Табынга үзегезнең яраткан соус белән бирергә мөмкин.

«Бик тәмле. Сез дә әзерләп ашагыз әле, үкенмәссез», – дип яза хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар