news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телен чыгарып күрсәткән өчен хатынын кыйнап үтергән ир җиргә ятып үксеп елаган

Мунча алачыгында телефоннан сөйләшкән өчен, ир хатынына таяк белән алтмыш тапкыр суккан.

news_top
Телен чыгарып күрсәткән өчен хатынын кыйнап үтергән ир җиргә ятып үксеп елаган

Башкортстанның Авыргазы районы прокуратурасы 59 яшьлек ир-атка карата гаепләү карарын раслаган. Бу кешене исерек килеш элеккеге хатынын кыйнап үтерүдә гаеплиләр. Ир-атка 15 ел төрмә яный. Бу турыда «Авыргазы хәбәрләренә» сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Бу ир белән хатын инде ун ел элек рәсми рәвештә аерылышкан булса да, бергә яшәвен дәвам иткән.

Бер көнне кичке якта исерек ир-ат элеккеге хатынының озак вакыт өйдә булмавын абайлап ала. Ул өйдән чыга һәм хатынның мунча алачыгында телефоннан сөйләшеп торганын күрә. Көнче ир хатыныннан телефонын күрсәтүен таләп итә. Хатын баш тарта. Өстәвенә иренә телен дә чыгарып күрсәтә. 

Ирнең ачуы чыга һәм ул хатынын урамга сөйри. Ул кулына беренче очраган таякны ала һәм хатынын кыйный башлый. Ир-ат шулкәдәр ярсый, хатынга таяк белән алтмышлап тапкыр суга.

Хатынын кыйнап ташлаган ир ишегалдына кереп хуҗалык эшләрен карарга тотына. Хатын исә җирдә ятып кала. Шуннан соң ир кыйналган хатыны янына килеп карый. Хатынының үлүен күреп алган ир елап җибәрә. Мәрхүмә янына җиргә ятып һәм үксеп елый, хатынын кочаклый, аңына китермәкче була.

«Ир гаебен тулысынча таныды. Тикшерү вакытында гаебен танып, хокук саклау органнарына үзе мөрәҗәгать итте», — дип сөйләгән район прокурорының урынбасары Алексей Орлов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар