news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телеграм каналларда тәнкыйтьләнгән Арча паркында шугалак иртәгә эшли башлаячак

Арчадагы «Казансу» паркындагы шугалакны егерме кеше су белән тутырган.

news_top
Телеграм каналларда тәнкыйтьләнгән Арча паркында шугалак иртәгә эшли башлаячак

Телеграммда «Неудаща» каналында Арчаның «Казансу» паркындагы шугалакның яраксыз хәлдә булуы турында хәбәр таралганнан соң, Арча мэры Рөстәм Касыймов шугалакка су тутыра башлаганнарын әйткән иде.

«Кичә, өченче көн су белән тутырып бетердек. Иртәгә әзер була инде ул», — диде Арча мэры Рөстәм Касыймов. Аның әйтүенчә, шугалакны егерме кеше су белән тутырган.

«Өч көн эшләдек, бозны тигезләп бетердек. Боз юк икән дип әйтәләр, анда боз тимераякта шуарлык инде», — диде Арча Арена боз сарае директоры Илһам Шакиров.

Аның әйтүенчә, Арчаның боз сараенда массакүләм бозда шуу чаралары расписание буенча оештырылган.

Шугалакның рәсми ачылышы 10нчы гыйнварда булачак, дип хәбәр итте Илһам Шакиров.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар