Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телеграм канал Иркәнең машина тәрәзәсе ватуларын пиар алым дип яза

Моңа кадәр, хуҗасыз тартма табылу сәбәпле, Иркәнең концерты да өзелгән иде.

news_top_970_100
Телеграм канал Иркәнең машина тәрәзәсе ватуларын пиар алым дип яза
Салават Камалетдинов

«Татарча җырлар» телеграм каналы Иркә белән булган вакыйгалар пиар-алым дип яза.

Кичә Элвин Грей Иркәнең машина тәрәзәсен ватканнар дип язды.

«Элвин Грей «Барс Медиа» һәм анда бүгенге көндә җитәкчелек иткән кешеләрне яклый, ә «Барс» компаниясе шулай ук аның ашына аш белән җавап бирәләр, бүген нинди генә матур, мактау сүзләре әйтмәделәр аның турында, радиодан.

Кичә «Иркәнең машина тәрәзәләрен ватып киткәннәр», дип видеоны да ул үзенең инстаграмына урнаштырган булган, ә Иркә түгел.

Иркәнең машина тәрәзәсен вату кемгә кирәк? Хәзер артистларыбыз шулай бер-берсенен машиналарын җимереп йөрерләр мени?! Юк, әлбәттә. Бу бары тик Иркә өчен генә файдалы!!! Русчалатып әйтсәк, на жалость давить итә ул. Бу алымны без рус эстрадасыннан килгәнен бик яхшы беләбез, аларда бит шундый берәр «зашквар» булса, йә квартираларын басалар, йә машиналарын җимерәләр, йә каты авырып китеп хастәханәгә яталар», — дип яза «Татарча җырлар».

Хуҗасыз тартма табылу сәбәпле, Иркәнең концерты да өзелгән иде.

Иркә үзен гаепләп чыгыш ясаучыларга әлегә кадәр җавап бирмәде, «бәхет телим» дию белән генә чикләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100