Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефоннан хәбәр тарату турында: «Ялганчы булу өчен һәр сүзне башкаларга сөйләү җитә»

news_top_970_100
Телефоннан хәбәр тарату турында: «Ялганчы булу өчен һәр сүзне башкаларга сөйләү җитә»
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Раил хәзрәт Фәйзрахманов «Татарча вәгазьләр. Татислам» телеграм-каналында ялганлау турында аңлатып яза.

«Мәгълүмат чыганаклары кирәгеннән артык күп булган тизлек заманында яшибез. Әле кайчан гына кесә телефоны бик сирәк кешеләрдә генә булып, күпләр өчен гайре гаҗәеп бернәрсә булып тоела иде, ә хәзер бала-чагадан алып карт-карчыкларга кадәр шул телефоннан аерыла алмый.

Телефонга нинди генә язмалар, видеолар, хәбәрләр килеп тормый! Ул телевизордагы йөзләгән каналдан нинди генә тапшырулар күрсәтмиләр. Без инде «төшергәч, язгач, дөрестер инде бу» дип, үзебез дә аңлап бетермичә, хаклыкка туры килү-килмәвен дә тикшереп тормыйча, тизрәк танышларга, күрше-тирәгә сөйләргә ашыгабыз.

Ә бит соңыннан аларның кайберләре дөрес хәбәр булмаганлыгы ачыклана. Әмма соң инде, үзебезнең кабалану-ашыгуыбыз белән, ялган таратуга сәбәп кылган булабыз. Шуның аркасында Аллаһ каршында гөнаһлы да булабыз.

Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребезнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм түбәндәге сүзләрен китерү дә җитә: «Ялганчы булу өчен ишеткән һәр сүзне башкаларга сөйләп йөрү дә җитә» (Мөслим риваяте).

Кардәшләрем, игътибарлы булыйк, сөйләгәндә дә, таныш-белешкә телефон аша төрле язмалар, видеолар таратканда да бернәрсәне онытмыйк: һәр кылган гамәлебез өчен Аллаһ каршында җавап тотачакбыз...

Халыкның: «Берне сөйләгәндә, бишне уйла» дигән әйтемен һәрчак исеңдә тот. Ишеткән бер хәбәрне таратканчы, иң элек, үз-үзеңә сорау бир: «Бу дөресме икән? Моны укучы яки караучы кешегә берәр файдасы тиярме?»

Дөреслеген тикшермичә, тегеннән-моннан ишетелгән сүзне башкаларга сөйләүдән саклан! Әгәр ул сүз ялган булып чыкса, син ялган таралуга сәбәпче булачаксың. Онытма, пәйгамбәребезнең хәдисе дә телебезне гөнаһтан сакларга өнди, ялган сөйләүдән тыя.

Аллаһ Тәгалә эш-гамәлләребезне, сөйләгән сүзләребезне хәерле кылсын һәм ялган таратудан, ялган таратучыларга ярдәмче булудан барыбызны да имин итсен», дип яза Раил хәзрәт Фәйзрахманов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100