Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефоннан сөйләшкәндә кайтаваз ишетелсә, сезне чит кеше тыңлап тора дигән сүзме?

«Тыңлап торалар» дигән сүз — туксанынчы еллардан калган курку, ди белгеч.

news_top_970_100
Телефоннан сөйләшкәндә кайтаваз ишетелсә, сезне чит кеше тыңлап тора дигән сүзме?
Рамил Гали

Телефоннан сөйләшкән вакытта кайсыбер очракта кайтаваз ишетелгән кебек була. Ул гибрид һәм аккустик төрләргә бүленә. Әлеге кайтаваз сезнең сөйләшкәнне чит кешеләр тыңлап тора дигән сүз түгел. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Челтәр чишелешләре үзәге проектлары бүлеге җитәкчесе Сергей Данилов сөйләгән. 

«Гибрид кайтаваз аналог челтәрләрдә тавыш тапшырганда проблемалар килеп чыгудан барлыкка килә. Андый вакытта шау-шуларны бетерә торган функция булмый яки VoIP-челтәрләрдә тавышны үзгәртү белән кыенлыклар барлыкка килә. Кайтаваз ишетелү линиядә брак яки тапшыру кабеле ватык булудан килеп чыга», — дип сөйләгән белгеч.

«Акустик кайтаваз күп очракта сезнең әңгәмәдәштәге проблема ул. Әгәр каршы як микрофонын кычкыртып сөйләшсә, яки тавышлы спикер аша аралашса, кайтаваз ишетелергә мөмкин», — ди белгеч.

Аның сүзләренчә, «тыңлап торалар» дигән сүз исә — туксанынчы еллардан калган курку. «30 ел элек бәлки шулай тыңлап торганнардыр, ләкин хәзер беркем дә алай эшләми. Телефоннан сөйләшкәнне тыңларга теләсәләр, моны сезгә белгертми генә дә башкарып була», — ди Данилов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100