Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефонга килгән рекламага каршы ничек көрәшергә?

Монополиягә каршы федераль хезмәте халыкка киңәшләрен бирә.

news_top_970_100
Телефонга килгән рекламага каршы ничек көрәшергә?
pixabay.com

Телефонга смс-хәбәрләр һәм шалтыратулар аша килә торган реклама белән ничек көрәшергә? Монополиягә каршы федераль хезмәте халыкка киңәшләрен бирә. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән «Аргументы недели» газетасы яза.

Иң беренче чиратта, номер хуҗасына төрле банклар яки башка оешмаларга реклама җибәрергә рөхсәт бирү-бирмәвен ачыкларга кирәк. Кайвакыт клиентлар, эчтәлеген укып та тормыйча, реклама җибәрү тәкъдименә ризалашып кул куялар икән.

Андый килешү төзелмәгән очракта, турыдан-туры реклама җибәрүче оешманың үзенә мөрәҗәгать итәргә була. Клиент тиешле таләпләрен куйганнан соң, оешма смс-реклама җибәрү һәм шалтыратуларны туктатырга тиеш, ди белгечләр.

Инде мондый гамәлләрдән соң да спам килү дәвам итсә, Монополиягә каршы федераль хезмәтенә барырга кирәк. Дәгъвада реклама текстының скриншоты, электрон хатның бастырылган варианты яки шалтыратуның аудиоязмасы, шулай ук элемтә операторыннан смс яки шалтырату килү фактын раслаган күчермә кирәк булачак.




Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
В России девочка, изнасилованная братом, забеременела
Брухунова, жена Петросяна, сразу после скандала покинула РФ
Это ошибка Мелании может стоить дорого
news_right_column_3_240_400
Количество жертв в Турции растет и растет: УЖАС!
news_bot_970_100