Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Телефонга гел шалтыратып торалар»: үч алуның яңа ысулы барлыкка килгән

Телефон номерларына хәбәрләр җибәрүче СМС-бомбер программасын үпкә саклаган явыз ниятле кешеләр, кредит бирүче компанияләр һәм коллекторлар куллана. Алар ачу саклаган объектларына бетмәс-төкәнмәс хәбәрләр юллау юлы белән һөҗүм итә. «Челнинские известия» журналисты да шундый хәлгә юлыккан.

news_top_970_100
«Телефонга гел шалтыратып торалар»: үч алуның яңа ысулы барлыкка килгән
Фото: chelny-izvest.ru

Эш көне уртасында, 2023 елның 22 ноябрендә, минем шәхси телефоныма халыкка кредитлар бирүче компаниядән шалтыраттылар. Сайтларыннан күренгәнчә, юридик адреслары Самарада урнашкан. Ир-ат үзен Павел дип таныштырды, аның номеры минем телефонымда «теләнмәгән, шикаятьләр булган» номер буларак күренде.

Ул минем туганымның алардан кредит алуы турында хәбәр итте. Павел миңа туганымның шәхси кабинетына керү мөмкинлеген бирде. Бу мәгълүматларга караганда, минем якын кешемнең кредит түләүләре буенча вакыты чыккан. Минем номерымны туганым микрозаймнар конторасында «поручитель» итеп калдырган булган. Ә миңа компаниядән шалтыратып, «мондый поручительлеккә ризамы, юкмы» дип сораучы булмады.

Павел үзенең фамилиясе һәм нинди кредит оешмасында эшләве турында мәгълүмат бирмәде. Ул контораның юридик адресын да әйтмәде. Аннары ул үзен Павел дип түгел, ә Венцислав дип атый башлады. Мин аны «бурычлы кешенең үзенә мөрәҗәгать итегез» дип әйтеп, блоклагач, минем телефонга СМС-бомбер куелды. 2 минуттан һөҗүм башланды.

Ул 2 көн дәвам итте: 22 ноябрьдә банклардан, кибетләрдән, даруханәләрдән, салоннардан хәбәрләр 12:10нан 18:22гә кадәр һәм 23 ноябрьдә 07:29дан 20:59га кадәр килде. 200дән артык рассылка килде. Телефонга гел шалтыратып торалар, аны тавышсыз режимга куярга туры килде. Килгән хәбәрләрдә, мәсәлән, «кредит хупланган» дигән кодлар иде. Шуннан соң телефон номерларыннан, шул исәптән чит ил номерларыннан да шалтыратып, код саннарын хәбәр итүне сорадылар. Әлбәттә, мин бернинди саннарны да әйтмәдем.

Мин Павел-Венциславка шалтыратып, турыдан-туры сорау бирдем: «Сез минем телефоныма СМС-бомбер урнаштырдыгызмы?». Җавап: «Сүндерергәме?».

Үз проблемам белән башта мин элемтә операторына мөрәҗәгать иттем, анда минем номерымның «СМС-рассылка»га дучар булуын расладылар. Элемтә операторы вәкиле миңа берничек тә ярдәм итә алмавын әйтте. Билгесез номерларны үземә блокларга һәм сабыр булырга киңәш иттеләр. Әгәр дә туктамасалар, номерны алыштырыгыз, диделәр. Журналист буларак, минем өчен бу – мөмкин түгел диярлек, бөтен эшем смартфон номерына бәйләнгән.

«Барысын да булдыручы» интернетка мөрәҗәгать иттем. Анда теләгән һәркемгә ирекле рәвештә СМС-бомберлар урнаштыру тәкъдим ителә. Сез түләүле һәм шул ук вакытта бушлай ресурсларга мөрәҗәгать итә аласыз.

Чаллы адвокаты, «Челнинские известия» эксперты Сергей Русинов та СМС-бомбер белән очрашкан. Мондый начарлыкны ул үч алырга теләгән кешеләрдән алган.

Русинов шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән, миңа да шулай эшләргә киңәш итте. Мондый «рассылка» – РФ Җинаять кодексының 273 нче «Зыянлы компьютер программаларын булдыру, куллану һәм тарату» маддәсе буенча җинаять җәзасына тартыла торган гамәл. Миңа һөҗүм башланган беренче көнне үк мин шулай эшләдем дә. Чәршәмбе кичен полиция бүлегендә үткәрдем, анда оперативник мине сораштырды, аның белән бергә без гариза яздык, мин килгән барлык СМС һәм телефон шалтыратуларыннан өземтә бирдем. Минем мөрәҗәгатем Казанга – киберҗинаятьләр белән шөгыльләнүче бүлеккә җибәреләчәк. Мин җавап көтәм, аңа берничә атна вакыт кирәк.

Тагын бер вариант бар – бурычлыдан шалтыратучы оешмага хат аша мөрәҗәгать итеп, аларның базасыннан телефон номерын алып ташлауны сорау. Ләкин бу – беркайчан да ярдәм итми диярлек.

Һөҗүм – күңелсез хәл, иң башта ул психикага тәэсир итә. Әгәр дә кемнеңдер психикасы зәгыйфь икән, бу – сәламәтлеккә дә йогынты ясый ала.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Ольга Степанова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100