Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефондагы геолокацияне ни өчен сүндереп тору хәерле?

Смартфоннарның күпчелегендә геолокация тоташкан була. Ул телефон хуҗасының географик картадагы урынын билгели.

news_top_970_100
Телефондагы геолокацияне ни өчен сүндереп тору хәерле?
/pixabay.com/ru

Телефон кулланучы исә геолокация эшләп торганын белмәскә дә мөмкин. Ләкин кеше үзе турында шәхси мәгълүмат башкаларга билгеле булмавын теләсә, бу функцияне сүндереп кую, һичьюгы кушымталарга геолокацияне куллануны чикләү хәерле. Бу турыда «Прайм» агентлыгына «Цифровой гражданин» платформасы эксперты Владимир Гриценко сөйләгән.

«Смартфон хуҗасының нинди реклама караганын кушымталар үзара уртаклаша. Бу белешмә төрле чыганаклардан җыела, шул исәптән геолокациядән дә», — ди белгеч.

Геолокацияне сүндерү өчен настройкаларга кереп, тиешле менюны сайларга кирәк.

Теге яки бу кушымтаның геолокациясен чикләп була. Шул чакта телефон хуҗасы турында мәгълүмат та җыелмый.  Мәсәлән, инстаграм челтәренә геолокацияне куллану рөхсәт ителсә, постта кешенең кайда булуын күреп була.

Аны сүндерсәң, постны кайда язылганы күренми. Мәсәлән, Элвин Грей постын Чаллыда язган дип аңлашыла.

Ә Дилия Әхмәтшина геолокацияне сүндергән, аның постын кайда язганы аңлашылмый.

Әгәр телефондагы геолокацияне тулысынча сүндерсәң, смартфонның аккумуляторы зарядкасы да озаккарак җитә.

Юл табу өчен навигатор, карталар кулланганда, геолокациясез булмый. Бары шул чакта гына смартфон кушымтасы дөрес юл күрсәтә, маршрут төзи ала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100