Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефон яки ноутбук аккумуляторына ни сәбәпле ут каба?

Аккумуляторда «-» белән «+» клеммаларын тоташтырсаң, кыска ялганыш барлыкка килә.

news_top_970_100
Телефон яки ноутбук аккумуляторына ни сәбәпле ут каба?
/pixabay.com

Аккумуляторга ут кабу сәбәбе — аның эчендә химик процесслар барышы бозылу. Аккумулятордагы уңай һәм тискәре корылган кисәкчекләр аерым күзәнәкләрдә саклана. Әгәр теләсә нинди аккумуляторны алып, «-» белән «+» клеммаларын тоташтырсаң, кыска ялганыш барлыкка килә. Аккумуляторның егәрлегенә карап, ул я акрынлап җылына, я очкыннар чыгара, я бик тиз җылына башлый. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Аккумуляторның корылган кисәкчекләр саклана торган күзәнәкләре бер-берсеннән изоляцияләп аерылган. Ләкин билгеле бер шартларда изоляция бозыла һәм аккумулятор эчендә кыска ялганыш була. Бу вакытта интенсив химик реакция башлана һәм бик күп җылылык бүленеп чыга. Шулай итеп аккумуляторга ут каба яки ул шартлый.

Мондый хәл производство вакытында эшләнмәне ясаганда брак булу яки эксплуатация кагыйдәләре бозылган очракта булырга мөмкин. Смартфон яки ноутбукның зарядка җайланмасы сыйфатлы булырга тиеш. Юкса аккумулятор артык корылу яки җылыну ихтимал. Бу зарядникта ток бик зур булган очракта килеп чыгарга мөмкин.

Заманча җайланмаларның аккумуляторлары мондый очраклардан саклана торган итеп ясалган. Ләкин аларны файдаланганда тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк. 

Беренчедән, җайланмагыз артык җылынмасын — тикшереп торыгыз. Әгәр аккумулятор даими рәвештә пешерердәй булып җылынса, сервиска мөрәҗәгать итегез.

Икенчедән, сыйфатлы зарядник кына файдаланыгыз. 

Өченчедән, ватык (мәсәлән, очлы әйбер кадалып тишелгән) аккумулятор тотмагыз.

Дүртенчедән, җайланманы ачык урынга куегыз, ул тиешенчә суынсын.

Зарядка вакытында аккумулятор бераз гына җылынса ярый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100