Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефон тизрәк эшли башласын өчен лайфхаклар

Телефонның хәтере төрле мәгълүмат, кушымталар белән тулы булганда, ул начар эшли башлый.

news_top_970_100
Телефон тизрәк эшли башласын өчен лайфхаклар
pixabay.com/ru

Бу Android-ка да, iPhone га да туры килә торган иң гади һәм нәтиҗәле ысуллар дип яза «Көмеш кыңгырау» газетасы.

1. Телефонны сүндереп кабызыгыз

Сүндереп кабызганда барлык процесслар да яңадан эшли башлый, телефонда күп урын алып, аның эшчәнлеген әкренәйтеп торган вакытлы файллар бетерелә.

2. Яңартуларны (обновления) урнаштырып барыгыз

Игътибар итсәгез, телефон экранында вакыт-вакыт «установить доступные обновления» дигән язу барлыкка килә. Әлеге яңартулар телефонның операцион системасындагы хаталарны бетерә, аны тизрәк эшләргә мәҗбүр итә. Шуңа күрә «обновить» дигән язуга басарга курыкмагыз.

Искәрмә: әгәр телефоныгыз бик иске модельле булса, әлеге яңартулар күп урын алып, аның эшен, киресенчә, акрынайтырга мөмкин.

Яңартулар бармы икәнен ничек тикшерергә?

iPhone өчен: «Настройки» → «Основные» → «Обновление системы».

Android‑смартфоннар өчен: «Настройки» → «Система» → «Обновление системы» дигән җиргә кереп эзләгез.

3. Кешны чистартып торыгыз (кеш — бик тиз генә кирәк булырга мөмкин информацияне саклый торган хәтер)

Вакытлы файлларны һәм телефондагы кирәкмәгән мәгълүматны бетерүнең тагын бер ысулы — кешны чистарту.

Ничек эшләргә?

iOS та мондый аерым функция юк, телефонны кабызып сүндерсәң, кирәкмәс файллар үзләреннән-үзләре юкка чыга.

Ә Android системасында «Настройки» → «Хранилище» → «Внутренний накопитель» га керергә һәм «Освободить место» дип басарга кирәк.

Шулай ук Android өчен чистартучы Google Files официаль кушымтасын да кулланырга була.

4. Кулланылмаган кушымталарны (приложения) бетереп барыгыз

Телефонның хәтере төрле мәгълүмат, кушымталар белән тулы булганда, ул начар эшли башлый. Шуңа күрә телефон хәтеренең 20–25%ы (кимендә 10%) буш калып барырга тиеш. Төрле кушымталар да бик күп урын алып торырга мөмкин.

Ничек эшләргә?

Android өчен: «Настройки» → «Хранилище» → «Другие приложения»

iOS өчен: «Настройки» → «Основные» → «Хранилище». Андагы программаларны карап чыгыгыз, иң күп урын алып торганнары өчен «Стереть данные» дигән кнопкага басыгыз. Әгәр кушымтаның мондый чистарту опциясе булмаса, кушымтаны бетереп яңадан телефонга урнаштырыгыз.

Шулай ук телефонның хәтерен бушату өчен кулланылмый торган программаларны бетерергә була, шул исәптән телефонның үзенекеләрен дә.

5.Телефоныгызга кушымталарның lite‑версияләрен (гадиләштерелгән вариантларын) урнаштырыгыз

Әгәр телефонның хәтере тулуга бара икән, барлык браузерларны, мессенджерларны һәм социаль челтәрләрне бетереп, аларның lite‑версияләрен (гадиләштерелгән вариантларын) урнаштырыгыз.

Ничек эшләргә?

Аларны Google Play да һәм App Store да табарга була. Мәсәлән, Вконтакте lite дип эзләгез. Мондый кушымталарның функцияләре гадирәк була, алар әзрәк урын алып тора һәм тиз эшли.

 6. Телефондагы мәгълүматны хәтер картасында (SD‑картада) саклагыз

Бөтен мәгълүмат телефонның үз хәтеренә саклана бара. Иң мөһимен, чынлап та, шунда саклау хәерлерәк. Ә башка мәгълүматны SD‑картага күчереп саклагыз.

Ничек эшләргә?

 «Настройки» → «Приложения», кирәкле программаны сайлагыз һәм «Переместить» дигән кнопкага басыгыз. iPhone операцион системасында бу мөмкин түгел, шуңа күрә бу киңәш Android‑смартфоннар өчен генә туры килә.

7. Телефондагы артык мәгълүматны гел бетереп торыгыз

Бу — фото, видео, музыка һәм башка медиаконтент булырга мөмкин. Кирәкмәгәннәрен шундук бетерегез, кирәклеләрен «Облачное хранилище»га җибәрегез яки компьютерда саклагыз.

8. Виджетларны киметегез

Виджетлар — бер генә функция үтәүче вак программалар. Телефон операцион системасы виджетлардан башка да эшли ала. Шуңа иң кирәк дигәннәрен генә калдырыгыз. Башкаларын бетерегез.

Ничек эшләргә?

Виджетка басып торыгыз да барлыкка килгән крестик яки минус билгесенә басыгыз.

9. Интерфейс анимациясен һәм башка эффектларны бетерегез

Бу эффектлар да телефонның акрын эшләвенә китерергә мөмкин.

Ничек эшләргә?

iPhone өчен: «Настройки» → «Универсальный доступ» → «Дисплей и размер текста» һәм «Понижение прозрачности» дип басарга, «Движение» бүлегендә — «Уменьшение движения».

Android өчен: «Режим для разработчиков»ны кабызырга. Аннары менюга кереп «Настройки» → «Система» → «Для разработчиков» → раздел «Отрисовка» «Без анимации» дип кабызырга.

«Анимация окон», «Анимация переходов» һәм «Длительность анимации» бүлекләрен көйләргә.

10. Завод көйләүләрен (заводские настройки) торгызу

Бу — иң нәтиҗәле һәм иң соңгы очракта гына кулланыла торган ысул.

Бу кнопкага баскач, смартфонда сакланган барлык көйләүләр, мәгълүмат юкка чыга. Барлык контент, шул исәптән фото, видео һәм башка файллар бетерелә. Шуңа күрә аларны башта бүтән җиргә күчерегез.

Ничек эшләргә?

iPhone өчен: «Настройки» → «Основные» → «Сброс» → «Стереть контент и настройки».

Android өчен: «Настройки» → «Система» → «Сброс настроек» → «Удалить все данные».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100