Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефон суга яки таш идәнгә төшеп китсә, нишләргә?

Гаджетларны төзекләндерү осталарыннан берничә киңәш.

news_top_970_100
Телефон суга яки таш идәнгә төшеп китсә, нишләргә?
pixabay.com

Кайвакыт телефон очраклы рәвештә дә ватыла. Саксыз бер хәрәкәттән телефон таш идәнгә төшеп китә. Нәтиҗәдә, экраны, динамиклары ватыла, башка төзексезлекләр килеп чыга. Экспертлар телефонны ватылудан саклау өчен берничә киңәш бирде, дип яза «Челнинские известия».

Телефонга суга төшсә, нишләргә?

Телефонны ваннага төшереп җибәрү - иң баналь очрак. Телефон суга «батканда» нәрсә эшләргә соң? Мобиль телефоннар төзекләндерү остасы Илназ Гузяевтан берничә киңәш.

— Күпләр гел берүк төрле хата җибәрә. Судан арынырга теләп, телефонны селкетә башлыйлар. Ләкин монда киресенчә килеп чыгарга мөмкин: телефонның су үтеп керергә өлгермәгән җирләре дә дымланачак, — ди мастер.

Телефонны фен белән дә киптерергә ярамый, чөнки кайбер детальләре артык җылынырга мөмкин.

Смартфонны дөге, карабодай һәм башка ярмаларга салып кую да дөрес түгел. Бу бернинди дә файда китермәячәк, бары тик тышындагы дымы гына бетәчәк, ә эчке схемалары юеш килеш калачак.

Күпләр телефонны үзлектән сүтә, пычак яки башка инструментлар белән капкачын куптарып ача башлый. Шул рәвешле, телефонның микросхемасы бозыла, ялгыш чыбыклары киселә. Хәтта кайвакыт дисплейга да зыян китерәләр. Шуңа күрә сервис үзәгенә мөрәҗәгать итү яхшырак булачак.

Ә телефонга су эләккәндә нишләргә? Беренчедән, мөмкин кадәр тизрәк телефонны сүндерү хәерле. Әгәр чехолы бар икән, аны салдырырга, аппараттан сим-картаны һәм флеш-картаны алырга кирәк. Әгәр мөмкин булса, аккумуляторны сүндерергә була. Кәгазь салфеткалар белән суны кипшетергә һәм шуннан соң телефонны вертикаль торышка куярга кирәк.

Әлбәттә, телефонны шундук ремонтка бирү яхшырак булачак. Әмма аңарчы вертикаль торышка куеп киптереп карарга була. Бу очракта смартфонның элекке кебек эшләү шансы бар.

Телефон таш идәнгә төшеп китсә, нишләргә?

Цифрлы техника төзекләндерү остасы Олег Семенов телефонны бәрелү-сугылулардан саклау буенча киңәшләр бирде.

Кайвакыт стенага бәрелсә дә телефонга берни булмый, ә кайвакыт 10 сантиметр биеклектән төшеп китсә дә ватыла.

— Телефон төшеп киткәндә, бәрелгәндә, күп очракта экран ватыла. Әгәр пыяласы гына ватылган, ә сенсорлы экран (тачскрин) һәм дисплей эшли икән, бу вакытта күпләр телефонны куллануны дәвам итә. Ләкин дисплей һәм тачскрин төзек түгел икән, дисплей модулен алмаштырырга туры киләчәк, — диде Олег Смирнов.

Моннан тыш, бәрелүдән смартфонның процессорына һәм башка «органнарына» да зыян килергә мөмкин. Бу очракта ул әкрен эшли башларга, үзеннән-үзе сүнәргә һәм бөтенләй эшләмәскә мөмкин. Әгәр шундый хәл килеп чыккан икән, гаджетны сервиска бирергә кирәк. Ләкин мастердан алдан ук бәяне сорагыз. Кайвакыт телефонны төзекләндерү яңа смартфон бәясе белән бер була.

Бәрелгән очракта телефон үзеннән-үзе сүнәргә һәм бөтенләй эшләмәскә мөмкин. Әгәр шундый хәл килеп чыккан икән, гаджетны сервиска бирергә кирәк. Ләкин мастердан алдан ук бәяне сорагыз. Кайвакыт телефонны төзекләндерү яңа смартфон бәясе белән бер була.


Смартфонны ватылудан саклау өчен саклагыч пыяла һәм йомшак чехол (мәсәлән, силикон чехол) алырга кирәк. Бәрелүләргә каршы тора торган махсус чехоллар да сатыла.

Ремонт отышлымы?

Көнкүреш техникасы төзекләндерү остасы Вадим Юминов әйтүенчә, 3-5 меңлек яки искергән телефоннарны ремонтка бирүнең мәгънәсе юк.

8-10 меңлек телефоннарның зарядка уемын, микрофонын һәм динамикларын алыштыру арзанлы хезмәт дияргә була. Аның хакы 500-800 сум. Телефон бәясе кыйммәтрәк булган саен, бу хезмәт тә кыйммәтрәк тора.

Дисплейны алыштыруга килгәндә, монысы телефонның моделенә, ватылу дәрәҗәсенә (кайвакыт бары тик тачскринны гына алмаштырырга кирәк була), дисплей модуленең конструкциясенә бәйле. Моның бәясе 1 меңнән 15 меңгә кадәр булырга мөмкин. Әлбәттә, телефон гадирәк булган саен, алмаштыру да очсызрак була.

Сүтелми торган телефоннарның аккумуляторын алмаштыру 600-2 000 сум тора, шулай ук монда да бәя телефон моделенә бәйле. Ә кайбер очракларда аккумулятор алмаштырганда кыйммәтле дисплейны күтәртергә туры килә һәм дисплейның шартлау, ярылу куркынычы бар. Шуңа күрә ремонтка бирү-бирмәүне смартфон хуҗасы үзе генә хәл итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100