Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефон суга төшсә нишләргә?

news_top_970_100
Телефон суга төшсә нишләргә?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Телефон суга төшсә, берничә киңәш ярдәм итә. Бу турыда «Челнинские известия» Роскачествога сылтама белән яза.

Суга төшкән телефонны сүтеп, яхшылап киптерегез. Су кипсә дә, андагы юшкын металл өлешләрдә кала инде. Ә ул электр үткәрү сәләтенә ия. Моны булдырмас өчен, тиз арада сервиска мөрәҗәгать итегез. Әгәр сервиска бара алмасагыз, берничә киңәш:

  1. Смартфонны судан алып, коры тукыма белән яхшылап сөртегез.
  2. Телефон эшләп торса, сүндерегез.
  3. Мөмкин булса, арткы панелен ачып, аккумуляторын алыгыз.
  4. СИМ-картаны һәм хәтер картасын алыгыз.
  5. Смартфонны сак кына селкегез – портлардан һәм оялардан су чыксын.
  6. Сервиска барып булмаса, смартфонны коры урынга 48 сәгатькә куеп торыгыз.
  7. Аннары телефонны кабызыгыз.
  8. Телефон эшли башласа, бөтен белешмәнең резерв копиясен ясагыз.
  9. Сервиска мөрәҗәгать итеп, эчке детальләрен тикшертегез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100