news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телефон өчен түләү кайчан артачак?

Операторлар архивтагы тариф планнарына да үзгәрешләр кертәчәк.

news_top
Телефон өчен түләү кайчан артачак?

Россиядәге мобиль операторлар телефон элемтәсе өчен түләү бәяләре арту турында хәбәр итә. Бу турыда РИА Новости яза. 

«Мегафон», «Вымпелком» һәм «Tele2» элемтә операторлары абонентларына 2019 ел башыннан тарифлар арту турында хәбәр бирә башлаган. Бәяләр арту өстәмә бәягә салым арту белән бәйле, дип саный аналитиклар.

«Вымпелком» («Билайн» маркасы) сайтында 1 гыйнвардан булачак үзгәрешләр турында язылган. Алар алдан түләү һәм соңыннан түләү булган тарифларга кагыла. 10 гыйнвардан халыкара юнәлешләрнең кайсыберләренә дә тарифлар артачак.

Tele2 сайтында да 1 гыйнвардан соң булачак үзгәрешләр турында хәбәр ителә. Бу оператор архивтагы тариф планнарына да үзгәрешләр кертәчәк. Хәзер тоташырга яки күчәргә мөмкин булган тарифларга үзгәреш кертелми.

Элемтә операторлары бәяләр артуын «оператор базар шартларындагы, тармактагы һәм икътисадтагы үзгәрешләрне алдан фаразлый алмый», дип аңлата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар