news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телефон аккумуляторы озакка чыдасын өчен нишләргә?

Аккумулятор озакка чыдасын өчен, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

news_top
Телефон аккумуляторы озакка чыдасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Литий-ионлы батареяларны тиз генә корган вакытта алар җылына, ә бу аккумуляторның хезмәт итү дәвамлылыгын киметә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Аккумулятор корылмасы ун проценттан кимергә тиеш түгел, литий-полимерлы батареяларны бөтенләй диярлек бушатып бетерү аларга начар йогынты ясый.

Оригиналь корылма җиһазы (зарядник) куллану хәерле, яки бик сыйфатлы аналог алыгыз.

Телефон аккумуляторын 80 процентка кадәр генә тутырырга кирәк. 100 процент тутырылган килеш челтәргә тоташтырып озак тоту батареяның ресурсын киметә.

Салкын вакытта телефоннан озак сөйләшмәү хәерле.

Тиз генә корырга куйган очракта смартфонда уеннар уйнамагыз, мондый чакта телефонга ике тапкыр артык йөкләмә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар