"Телеңне йотарлык, дамы?" Рифат Фәттаховның әнисеннән мишәр пәрәмәчләре рецепты
"Кемнең данлыклы мишәр пәрәмәчләреннән авыз иткәне бар?" - дип сораган Рифат Фәттахов. Җавапны көтмичә, әнисеннән "фирменный" рецепт тәкъдим иткән.
Рифат Фәттахов бу пәрәмәчләрне әнисе, хатыны һәм сеңлесе белән бергәләп пешергән.
Камыр өчен: 0,5л сөт, 1-2 йомырка, 50 г май (сугым мае булса яхшырак), 10 г коры чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 800 г. он (якынча)
Эчлек өчен: 700 г. сугым ите (сыер ите дә ярый), 1-2 баш суган, тәменчә тоз, борыч.
Барлык ингредиентларны кушып камыр басарга. Ул кабарган арада (30 мин) иттән фарш ясарга, суганны бик вак итеп турап фаршка кушарга. Тоз-борыч салып, бик яхшылап болгатырга.

Эчлек әзер!
Камырны вак кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәяргә. Диаметры якынча 8-10см. Бу түгәрәкләр уртасына 50-60 г чамасы эчлек салып чыгарга. Матурлап бөрергә.
Пәрәмәчләрне яртылаш күмелерлек итеп табага үсемлек мае салырга. Кызган майга гына пәрәмәчләрне тезеп әкрен утта һәр ягын якынча 3-5 минут кыздырырга. Пәрәмәчләр әзер!

"Телеңне йотарлык, дамы?" - дип мишәрчә шаяртып та алган Рифат Фәттахов.